События

“Миңа башка кеше кирәк түгел” 09.03.2022

“Миңа башка кеше кирәк түгел”

Бер-берсен бер сүздән, юк, күз карашыннан аңлый алар.

Арчада яшәүче Илсөяр һәм Харис Сафиннар сапфир туйларын – бергә яши башлауларына 45 ел тулуны билгеләп үттеләр.

“Балаларны кичкә көтәбез. Атнаның нинди көне булуга карамастан, бер ел да кайтмый, котламый калганнары юк. Балалар, оныклар белән бергә билгеләп үтә торган гаилә бәйрәме була бу көнне. Быел бергә яши башлаганга 45 ел тулды. Кичә генә кебек...”, – диде Харис Сафин.

Харис Сафин Күкчә Бирәзә егете. Ә Илсөяр апа Урта Бирәзәдән. Элек яшьләр күрше авылларга клубка йөри иде бит. Я клубта берәр чара була, я бию кичәсе... Шундый кичәләрнең берсендә Күкча Бирәзәнең бер төркем егете Урта Бирәзәгә юл ала. Клуб ягыннан ишетелгән гармун тавышы шунда ук аларның игътибарын җәлеп итә. Ишегеннән керүгә Харисның күзе кап-кара чәчле, алсу йөзле, чибәрлеге белән башка кызлардан аерылып торган Илсөяргә төшә.

– Ул чакта әле Мәскәүдә югары уку йортында өченче курста укый идем. Хәзер инде элеккечә елга бер генә түгел, каникул саен авылга кайта башладым, – диде Харис абый. – 1977 елның 4 маенда өйләнештек. Хәзерге кебек туйны рестораннарда үткәрү юк иде ул вакытта. Әмма бүгенгедәй хәтерлибез ул көнне. Казанда минем абыйның фатирында үтте туй. Ике көн барды. Бер көнне яшьләр, икенче көнне олылар килде. Иң якын туганнар, дуслар. Аннан инде мин Илсөярне калдырдым да китеп бардым. Укуны тәмамламаган идем әле. Диплом алганнан соң юллама буенча “КамАЗ” заводына кайттым. Яшь белгеч буларак заводның филиалына Зәйгә җибәрделәр. Илсөярне дә үзем белән алып киттем. Тик озак тормадык анда, Арчага кайттык.

Башта бер бүлмәдә яшиләр. Шунда кызлары Гүзәл һәм уллары Айрат туа. Беренче балалары туган вакытны әле дә хәтерли әти кеше. Урманга утынга киткән була. Кайтышка кызы тууы турындагы шатлыклы хәбәрне ишетә. “Җиде айдан туды ул. Шуңа карамастан бик җитез, бик булган кызым. Үземә ошаган”, – ди Харис Сафин.  Аннан гаилә фатирга күчә, тора-бара йортлы була. Һәм менә 30 елдан артык инде Арча үзәгендә үз йортлары белән яшиләр. Харис абый гомер буе җаваплы урыннарда эшли, гаилә учагын саклау, балалар Илсөяр апа өстендә була.

Бу урында Илсөяр апа бер вакыйганы искә төшереп көлешеп тә алдылар. “Харис иртәдән кичкә кадәр эштә. Балалар минем белән. Бервакыт Хариска баланы бакчадан алырга куштым. Ул аның нинди төркемдә икәнен дә белмәгән. Бала юк анда, дип кайткан. Мин барганда берүзе калган, елап утыра иде сабый”, – диде Илсөяр апа.

Әмма бу гаилә башлыгы бала тәрбияләүдә катнашмаган дигәнне аңлатмый. “Бөтен эштә булышты ул. Әле дә шулай. Ир-ат, хатын-кыз эше, дип тормый. Кирәк икән керен дә үтүкли, ашарга да пешерә. Минем ныклы терәгем”, – ди Илсөяр апа. Бала җанлы, кызы, улы, хәзер инде оныклары өчен нишләргә белми торган кеше ул Харис абый. Илсөяр апаның әтисен, әнисен тәрбияләп озаттылар. Хатынының әти-әнисе шулай зурлап, якын, үз итеп торган кияүләр сирәк.

Харис абый гаиләдә ир баш булырга, дип санаса да, аларның бар да бергә, бар да уртак. Хәтта фикерләре дә. Дөрес, гаилә башлыгы сүзе өстенлек итә. Әмма...

– Гаиләдә савыт-саба шалтырамый тормый, диләр. Тик безнең тавышланышкан булмады. Бәхәшләшеп ала идек, анысы. Беребез дәшми калып, сүзне зурга җибәрмәдек, – диләр бертавыштан Сафиннар.

Харис абый өчен Илсөяр апа гомерлек яры, балалары – мәхәббәт җимешләре. “Миңа башка кеше кирәкми. Мин бик бәхетле”, – ди ул. Илсөяр апа да шундый ук фикердә. Бер-берсен бер сүздән, юк, күз карашыннан аңлый алар.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/mia-bashka-keshe-kirk-tgel


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение