События

Гомере яшьнәп үтте 11.03.2022

Гомере яшьнәп үтте

Арча сәнгать мәктәбе укытучысы Альберт Сәлах улы Гайнетдиновны рәхимсез үлем арабыздан алып китте.

1975 елдан алып бүгенге көнгә кадәр Арча сәнгать мәктәбендә эшли ул. Шуның 35 елын аның җитәкчесе булып тора. “Кечерәк кенә буйлы, чандыр гына гәүдәле бу кеше җитезлеге белән сокландыра. Аның артыннан куып җитәм димә инде. Шуңа картаюны да белми ул. Нәкъ элеккечә яшь күңелле, егетләрдәй өлгер, төгәл...” Узган ел туган көне уңаеннан район газетасында аның турында язылган мәкаләдә шундый юллар бар иде. Ә быел... Альберт Сәлахович туган көненә килеп җитә алмады. Бүген бар кеше, ә иртәгә... Эх...

Альберт Гайнетдинов Минзәлә районыннан. 1951нче елның 15 мартында Ык буенда урнашкан Бикбау авылында туа. Әлмәт музыка училищесын тәмамлый, Саба музыка мәктәбендә укыта. Аннан Казан мәдәният институтына укырга керә. Арчага практикага кайта, монда төпләнеп калу турында уйлана башлый. Чөнки тормышында Разыясы барлыкка килә. Аннан бу төбәкне ошата да ул. Агитбригадалар белән йөрүләр, концерт куюлар – барын да ярата, дөрес һөнәр сайлавына биредә инана.  Армиядән кайткач Арчада кала. Озакламый яшь кадрны музыка мәктәбенә директор итеп куялар. Яңа бина төзүгә үзеннән бик зур өлеш кертә. Альберт Гайнетдинов инициативасы белән музыка мәктәбе сәнгать үзәгенә әверелә. Яңа бүлекләр ачыла.Тынлы оркестр оештырыла.

Альберт Сәлахович “Арча ягы – данлы Тукай ягы” балалар иҗатының республика бәйгесенә нигез салучы буларак та таныла. Шул проект өчен мәктәпкә Татарстан Республикасы гранты тапшырыла. Үзешчән композиторлык белән дә шөгыльләнә ул. Хәзер аның укучылары төрле дәрәҗәдәге бәйгеләр җиңүчеләре.

Лаеклы ялга чыккач та яраткан эшеннән аерылмый ул. Бик күпләрнең яраткан укытучылары, яшьләр өчен тәҗрибәле остаз була. “Былбыл” курайчылар, кубызчылар, “Балкашык” кашыкчылар ансамбльләре оештыра. Укытучыларны туплаган “Ятаган” ансамбле яңадан яңа җиңүләре белән сөендерә. “Бик таләпчән иде ул. Һәр эшкә җаваплы карарга өйрәтте”, – диләр укытучылар. Әти-әниләр дә Альберт Сәлаховичны ихтирам итәләр иде.

Баян, курай, кубыз, балалайка, гармун, авыз гармуны, сорнай – барысында да уйный иде ул. Һәм үзе белгәннәрне балаларга өйрәтергә тырышты. Соңгы вакытта шигырьләр дә язды. Дөрес, үзе өчен генә. Әмма аларда тормышка мәхәббәт, яшәү яме ярылып ята. Тормышны яратты ул. Эше өчен җан атты. Энергия ташып тора иде. Яңа планнар белән яшәде. Тик... үлем комачаулады. Әмма безнең күңелләрдә ул мәңге яшәячәк.  Чын йөрәктән якыннарының кайгыларын уртаклашабыз.

Арча балалар сәнгать мәктәбе коллективы


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/gomere-yashnp-tte


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение