События

Алтыннан да кыйммәтле – тәрбияле баладыр 12.03.2022

Алтыннан да кыйммәтле – тәрбияле баладыр

Бүгенге язмабызның геройлары – үзләрен үсеп килүче буынны чын кеше итеп тәрбияләүгә багышлаган укытучылар.

Арча районында “Кеше тәрбияләү” республика бәйгесенең район этабы узды.

Бәйге 24–28 февральдә төрле номинацияләр буенча барды. Анда тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә эшләүче укытучылар һөнәри осталыкларын сынады. Һәркайсы үз эшенең остасы булган укытучылар арасыннан иң яхшыларын сайлап алу район мәгариф идарәсе, мәгариф учреждениеләре белгечләреннән торган мәртәбәле жюри өчен дә җиңел булмагандыр. Җиңүчеләрне алда бәйгенең зона этабы көтә.

“Бәйге үсеп килүче буынга тәрбия бирүнең яңа төрләрен, алымнарын ачыклау, алдынгы тәҗрибәне өйрәнү максатында үткәрелә”, – дип билгеләп үтте район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Лия Ильина.

Иң мөһиме – балаларны кызыксындыру

Арчаның 1нче мәктәбендә “Тәрбия эше белән идарә итү” номинациясендә катнашучы тәрбия эше буенча мәктәп директорлары урынбасарлары җыелды.

Читтән торып узган тур нәтиҗәләре буенча җиңү яулаган 5 укытучы әти-әниләр белән эшләү алымнары күрсәтте.  Әлеге номинациядә беренче урынга Шушмабаш мәктәбеннән Чулпан Сәмигуллина лаек булды. Ул мәктәптә тәрбия эшләрен оештырудан тыш, балаларга биология фәненнән дә белем бирә. Мондый дәрәҗәле бәйге дә Чулпан ханым өчен яңалык түгел. 2017 елда ул, биология укытучысы буларак, “Ел укытучысы” бәйгесе нәтиҗәләре буенча республиканың 10 иң яхшы укытучысы исемлегенә кергән. Ул укыткан укучыларның биология фәненнән бердәм дәүләт имтиханнарында ел да югары балларга тапшыруы – шулай ук укытучы хезмәтенә зур бәя.

“Мин дәрес биргән вакытта да, төрле чаралар уздырганда да яңа төр алымнарга зур игътибар бирәм, – ди Чулпан Сәмигуллина. – Иң мөһиме – балаларны кызыксындыра алу. Безнең мәктәптә бер генә бәйрәм дә бер-берсен кабатламый. Белем, соңгы кыңгырау бәйрәмнәрен ел саен үзенчәлекле итеп, башка еллардан аерылып тора торган итеп оештырабыз. Бәйгедә дә мин яңа алымнар куллануымны күрсәтергә тырыштым. Шарт буенча без әти-әниләр белән эшләп күрсәтергә тиеш идек. Безгә таныш булмаган кешеләр белән эшләү, әлбәттә, җиңел булмады. Тик тырышлыкның нәтиҗәсен күрү һәрвакыт күңелле”.

Мин – сыйныф җитәкчесе

25 февральдә Арчаның 2нче мәктәбендә сыйныф җитәкчеләре җыелды.

Барысы 6 укытучы “Сыйныф коллективы тәрбияләү” номинациясендә һөнәри осталыкларын күрсәтте. Әлеге номинациядә җиңүче булып Арчаның 6нчы мәктәбенең инглиз теле укытучысы Ләйсән Кәбирова танылды. “Мин 6Б сыйныфын җитәклим, – ди Ләйсән Ильяс кызы. – Сыйныфымда 24 бала. Балалар барысы да дус, тату, актив. Араларында спортчылар да, төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә җиңүчеләр дә бар. Бәйгедә мәктәбебез данын яклап чыгыш ясадым һәм Гран-прига ия булдым. Монда миңа һәрдаим ярдәм итеп торган мәктәп коллективының, сыйныфымда укучы балаларның әти-әниләренең өлеше зур. Аларның ышанычы миңа көч өстәде, бәйгедә җиңеп чыгарга ярдәм итте. Хәзер зона этабында районыбыз данын якларга әзерләнәм”.

Ләйсән Кәбирова кечкенәдә укытучы булырга хыялланып үсә. Үзенең укытучы булып китүендә әнисенең өлеше зур булды, дип саный ул. Әнисе Наилә Фәттахова күп еллар Арчаның 3нче мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укыта. Берничә буын баланы белем иленә алып кергән укытучы кызларында да әлеге һөнәргә мәхәббәт тәрбияли ала.  “Безнең әни гел тау-тау дәфтәрләр, төсле карандашлар, ручкалар, төрле плакатлар арасында булды. Мин гел башкаларның әниемә хөрмәт белән каравын тоеп яшәдем. Шуңа да башка һөнәр алу турында уйлаганым да булмады. Укытучы һөнәре – ул минем яшәү рәвешем. Гаиләм, әти-әнием, хезмәттәшләрем, яраткан укучыларым булу белән мин бәхетле”, – ди Ләйсән Кәбирова. Ләйсән генә түгел, апасы Ләйлә белән сеңлесе Лилия дә әниләре юлыннан китә.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/altynnan-da-kyymmtle-trbiyale-baladyr


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение