События

Изге эштә катнашырга ашыгыгыз 06.04.2022

Изге эштә катнашырга ашыгыгыз

Арча Үзәк мәчетендә көн саен ифтар мәҗлесләре уза.

Пәйгәмбәребез әйткән : "Кем дә кем ураза тотучыны авыз ачтырса,яки авыз ачу мәҗлесе оештырса, ураза тоткан кешеләрнең савабы ул кешегә дә язылыр, әмма ураза тотучының савабы һич тә кимемәс". 

Бу хәдиснең тирән мәгънәсен аңлаган һәм шундый зур савапка ирешергә теләгән  кешеләргә районыбыз мөхтәсибәте менә дигән мөмкинлек тудырды. Рмазанның беренче көненнән башлап Үзәк мәчет янында төзелеп бетеп килүче Габдулла Тукай исемендәге рухи-мәгърифәт үзәгендә ифтар мәҗлесләре үткәрелә. Теләге булган һәркем бу изге эштә катнаша ала. Ифтарда ахшам намазына килгән һәркем биредә аш-су осталары әзерләгән тәмле ризыклардан авыз итә ала. 3 апрель кичендә мәҗлескә җыелучыларны мөхтәсиб Әмир хәзрәт Миңнемуллин сәламләде һәм шушы табынны әзерләүгә өлеш керткән дин кардәшләргә  барлык мөселманнар исеменнән олы рәхмәтен җиткерде. 


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/1649073655


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение