События

“Район бәйрәм итә. Республика кайный” 08.04.2022

“Район бәйрәм итә. Республика кайный”

Ветераннар арасындагы "Балкыш" VII республика фестиваленең зона этабы Арча Мәдәният йортында узды. 

Ул көнне биредә Арчдан тыш Әтнә, Теләче, Биектау, Балык Бистәсе районнарыннан килгән үзешчән ветеран артистлар берничә төр номинациядә чыгыш ясады. Аларга “Татарстан” дәүләт телерадокомпаниясе директорының радио буенча урынбасары, Татарстан һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Тәүфыйк Сәгыйтов җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри бәя бирде.

– Шундый зур фестивальнең зона этабы районыбызда үткәрелүе, үзебезнең ветераннарыбызның анда актив катнашуы безнең өчен зур дәрәҗә. Сезне данлыклы Арча җирендә күрүебезгә чиксез шатбыз, – диде район башлыгы Илшат Нуриев кунакларны сәламләп һәм конкурсантларга уңышлар теләп.

– “Балкыш” быел җиденче тапкыр уза. Аның башлангычы да шушы Арча белән бәйле. 2012 елда барлыкка килде фестиваль. Быел аңа 10 ел була, – диде ветераннарның төбәк иҗтимагый оешмасы, "Балкыш" фестиваленең оештыру комитеты рәисе урынбасары Хәбир Иштирәков. – Сайлап алу – бик авыр эш. Чөнки чыгышлар бик матур, ветераннар арасында талантлар искиткеч күп. Бу урыннарда башкарылган эшләрнең нәтиҗәсе. Быел һәр чыгыш язылып барыпла. Һәрберсе “Татарстан” дәүләт телерадокомпаниясе фондында урын алачак һәм радиодан тапшырылачак.

Хуҗа буларак, чыгыш ясау өчен юлны Арча районы кунакларга, ягъни,  Әтнә, Теләче, Биектау, Балык Бистәсе үзешчәннәренә бирде. Зона этабын күрше Әтнә районы башлап җибәрде.

– Без 35 кеше составында 11 номер алып килдек. Араларында Кышлаудан атказанган мәдәният хезмәткәре баянчы Фирдәвес Зарипов, Яңа Әтнәдән автор-башкаручы Габделбәр Каюмов һәм Кышлаудан иң өлкән җырчы апабыз, 82 яшьлек Рәйсә Зарипова бар, – диде Әтнә мәдәният йорты җитәкчесе Инзилә Бариева.

Рәйсә апа кечкенә генә буйлы, чандыр гына. Әмма бу апаның тавышы шундый көчле, матур, моңлы – исең китәрлек. “Әле 81 яшь миңа, 82 дип язмагыз”, – дисә дә, туксан ягына чыккан дигән сүз бит. Илһам Шакиров репертуарыннан бөтен җырларны белә икән. Бу юлы “Истә, һаман да истә” җырын башкарды.

– Олыгайгач кына сәхнәгә мендем мин. Әнием җырчы булган, сәләт шуннан күчкәндер, күрәсең, – диде ул. – Әти-әниемне белмим дә. Биш яшемдә ятим калып, Кышлауга әнинең сеңлесенә кайтарып куйганнар мине. 18 яшемдә аны да югалттым. Тормыш үз җилкәмә төште. Салам түбәле, чалшаеп беткән өйдә калдым. Шәл бәйләп өй салдым. Бишенче сыйныфта укыганда егылдым. Аркамда бөкрем калды. Икенче төркем  инвалид. Кияүгә дә чыкмадым. Ялгызым яшим. Сәнгать белән дуслашып киттем. Ансамбльгә йөрим. Бер генә чарадан да калмыйм, сәхнәгә чыгам.

Концерт бик матур булды. Һәр район лаеклы чыгышлар алып килгән.

– Радиода эшләүче кеше буларак, республикадагы музыкаль мәдәниятның үсеше күз алдымда. Радио музыкасыз була алмаган кебек, музыка да радиосыз яши алмый. Үзешчәннәр сәнгате белән дә таныш. Башка еллар белән чагыштырганда быелгы чыгышларда үсеш зур. 80, 90 яшьлекләр чыгып җырлыйлар. Милләт мәдәнияты бит бу! – диде соңыннан жюри рәисе  Тәүфыйк Сәгыйтов. –Яхшы костюмнары, елмаюлы йөзләре республикадагы матур тормышны күрсәтә. Кешеләр йөзләрендә чагылмый калмый ул.  Җыр яшәргә ярдәм итә. Карагыз сез, район бәйрәм итә, берничә район очраша, республика кайный. Югары бәя куярлык номерлар да бик күп.

"Балкыш" VII республика фестиваленең зона турында катнашкан ветеран үзешчәннәргә дипломнар тапшырылды. Алда – Казанда узачак фестивальнең гала-концерты.

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/rayon-byrm-it-respublika-kaynyy


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение