Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Гагаринны галәмнән каршы алган Данил Сәләхетдинов: “Безнең өчен ул көтелмәгән очрашу булды”
11 апрельдә “Казан арты” тарих-этнография музеенда Космонавтика көнен бәйрәм итә башлауның 60 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды.
60 ел элек, 1962 елда Советлар Союзында Космонавтика көне булдырыла. Әлеге истәлекле көн Юрий Гагаринның галәмгә очканнан соң нәкъ бер елдан соң барлыкка килә.
Районыбызда ел саен әлеге тарихи вакыйгага бәйле чаралар уздырылып килә. Аларның башында “Җиһангирлар” төркеме җитәкчесе Хәлил Гайнетдинов тора.
“Без Космонавтикага багышланган һәр бәйрәм чарасын “Гагарин белән 108 минут” дип атыйбыз, – ди Хәлил Гайнетдинов. – Һәм алар 108 минут, ягъни 1 сәгать 48 минут бара. Юрий Гагаринның беренче очышы нәкъ шуның кадәр барган”.
Шундый чараларның берсе 11 апрельдә “Казан арты” тарих-этнография музеенда үтте. Анда Космонавтика көнен бәйрәм итә башлауның 60 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды. Ул апрель ахырына кадәр эшләяәчәк. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина, Казан милли тикшеренү техник университеты (КАИ) профессоры, техник фәннәр докторы Альберт Саттаров, әлеге күргәзмәнең, шулай ук җиһан турында күп кенә язмалар, китаплар авторы, заманында республиканың данлыклы “Сәләт” лагерена нигез салучыларның берсе, “Җиһангилар” инициатив төркемен оештыручы Хәлил Гайнетдинов, легендар шәхес, галәмнән төшкәннән соң Гагаринны каршы алган Данил Сәләхетдинов, Татарстан Республикасының атказанган укытучылары Илдус Сәгъдиев һәм Шәфигулла Гарипов катнашты. Алар очрашуга килгән укучылар белән истәклекләре белән уртаклашты, данлыклы косонавтлар турында кызыклы мәгълумат бирде.
Беренче булып кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина сәламләде.
"Киләчәктә сезнең арада да районыбызны танытучылар табылыр, дип ышанасы килә, – диде ул, укучыларга мөрәҗәгать итеп. – Әлеге чара сезнең хәтердә якты эз калдырыр. Чөнки галәм – ул һәрвакыт яңалык. Бүгенге осрашудан да сез үзегез өчен яңалык алырсыз, дип ышанам".
Хәлил Гайнетдинов күргәзмә белән таныштырды.
Анда космонавтларның фотографияләре, галәмгә багышланган китаплар, язмалар, Валентина Терешкова, Сергей Рыжиковның һәм башка космонавтларның бүләкләре тарихи документлар урын алган.
Ул һәр космонавт белән аерым сөйләде, космонавтлар куллана торган карабинлы сәгать белән таныштырды, Гагарин бәлеше турында кызыклы мәгълүмат бирде. Юрий Гагаринның бабасы (хатынының әтисе) Оренбургта билгеле пешекче була. Ул пешерә торган Зур бәлеш Юрий Гагаринның яраткан ризыгына әйләнә дә инде.
Альберт Саттаров космосның әһәмияте турында сөйләде.
“Космос булмаса, Интернет та, телевидение да, сез яратып куллана торган кәрәзле телефоннар да булмас иде”, – диде ул.
Кунаклар арасында Юрий Гагаринның космостан каршы алган Әтнәдән Данил Сәләхетдинов та бар иде.
Ул килгән кунакларны Юрий Гагарин җиргә төшкәч бергә төшкән фотографияләр белән таныштырды һәм беренче космонавтны ничек каршы алулары турында сөйләде. Саратов өлкәсенең Энгельс шәһәре янында хезмәт итә ул.
“Терновка авылы тирәсендә хәрби аэродром бар иде, – дип сөйли тарихи вакыйганың шаһиты. – Безнең дивизион шул аэродромны дүрт яклап саклады. 1961 елның 12 апрель иртәсе дә гадәти башланды. Көндезгә табарак самолет тавышына ошамаган ят тавышлар ишетелә башлады. Берзаман күз күреме ераклыгында ике парашют төшкәнен күрдек. Берничә минуттан “Гагарин галәмнән төшкән” дигән тавышлар ишетелде. Озак та үтми аны безнең хәрби частька алып килделәр. Ул әле хәтта скафандрын да салмаган иде. Иң беренче ул телефон аша Хрущевка партия биременең үтәлүен, үзенең җиргә төшүен хәбәр итә. Аннан соң солдатлар белән фотога да төшә. “Галәмдә куркыныч булдымы?” – дип сорадык без аннан. “Төрле вакыт булды”, – дип җавап кайтарды ул. Артыгын сөйләмәде. Күрәсең, ярамагандыр. Безнең өчен ул көтелмәгән хәл булды”.
Бәйрәм ахырында кунаклар Гагарин бәлеше белән сыйланды.
12 апрельдә Космонавтика көненә багышланган тәрбияви чаралар районыбызның мәгариф учреждениеләрендә уза.