События

Урта Курсада Россия чемпионнары бил алышты 22.04.2022

Урта Курсада Россия чемпионнары бил алышты

Урта Курса мәктәбендә "Курса МТС" ы ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйләҗетдинов призына 2007-2008 нче елгы яшүсмерләр арасында көрәш бәйгесе узды.

Берьюлы өч  Россия чемпионы катнашкан турнирлар сирәк була. Бүген менә шундый бәйге Урта Курсада узды. Бирегә 14-15 яшьлек яшүсмер егетләр җыелган иде.17 команда, 55 көрәшче,Әйткәнемчә, араларында Россия чемпионнары да бар. Мондый турнирларны "Курса МТС" ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйләҗетдинов ел да уздыра. Җиңүчегә Сабантуйлардагы кебек тәкә дә тапшыра ул. Шуңа бу ярышларның дәрәҗәсе дә зур. Ачылу тантанасында үзе дә катнашып яшь көрәшчеләргә уңышлар теләде районыбызның алдынгы хуҗалык җитәкчесе.

Районның спорт бүлеге җитәкчесе Айрат Хәбиров, көрәш федерациясе рәисе Ринат Алеев та тренерларга һәм бәйгене оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.

Әлбәттә, бәйге булгач җиңүчеләр булмый калмый. Әмма ,миңа калса, көрәш белән шөгыльләнеп үскән һәркем җиңүче! Иң беренче чиратта ул үзенең ялкаулыгын,куркуын,кыюсызлыгын буйсындырган егет. Нәкъ менә шундыйлар гына тормыштагы киртәләрне дә җиңәргә өйрәнеп үсә.

 Егетләр  8 үлчәү категориясендә бил алыштылар. Түбәндәге егетләр призлы урыннар яуладылар:
40 кг га кадәр:
1 урын –  Хасанов Динар (Н.Кырлай)
2 урын – Якупов Рүзәл (Түбән Мәтәскә)
3 урын –  Сибагатуллин Илшат (Носы)
45 кг га кадәр:
1 урын –  Курбангалиев Айнур (Яңа Кенәр)
2 урын – Сафин Ильмир (Шушмабаш)
3 урын –Закирзянов Кәрим (Урта Курса)
50 кг га кадәр:
1 урын –  Гилязов Азат (Урта Курса)
2 урын –  Нуруллин Илназ (Яңа Кырлай)
3 урын – Губаев Раяз  (Кәче)
55 кг га кадәр:
1 урын – Файзрахманов Рүзәл (Ашытбаш)
2 урын –   Гараев Рәмис (Арчаның 6 нчы номерлы мәктәбе)
3 урын – Мухаметзянов Альмир (Арчаның 2 нче номерлы мәктәбе)
60 кг га кадәр:
1 урын – Искандаров Ислам (Арчаның 6 нчы номерлы мәктәбе)
2 урын – Садыков Айрат (Иске Чүриле)
3 урын –  Файзуллин Иван  (Арчаның 6 нчы номерлы мәктәбе)
65 кг га кадәр:
1 урын –  Каримов Таһир (Шушмабаш)
2 урын – Бухаров Камил (Урта Курса)
3 урын –  Ваккасов Хәлил (Яңа Кырлай)
70 кг га кадәр:
1 урын – Шакирзянов Рияз (Яңа Кенәр)
2 урын –Шакиров Рияз (Арчаның 6 нчы номерлы мәктәбе)
3 урын –  Абдуллин Радмир (Лесхоз)
70 кг нан югары:
1 урын –  Валиахметов Дияз (Кәче)
2 урын – Шакиров Булат (Арчаның 6 нчы номерлы мәктәбе)
3 урын –  Шәйхиев Азат (Сикертән)
       Барлык  призерлар  да медаль, грамота һәм  иганәче тарафыннан  әзерләнгән акчалата приз  белән бүләкләнделәр.  60, 65, 70, 70 кг нан югары  үлчәү авырлыкларында   җиңүчеләр  Искандаров Ислам (Арчаның 6 нчы номерлы мәктәбе), Каримов Таһир (Шушмабаш),    Шакирзянов Рияз (Яңа Кенәр),  Валиахметов Дияз (Кәче) тәкә өчен  абсолют  көрәштә катнаштылар. Финалда Валиахметов Дияз һәм Каримов Таһир очраштылар.  Бу киеренке бил алышта   Каримов Таһир җиңде һәм тәкәгә ия булды.
         Мәктәпләр арасында 1 нче урынга Урта Курса мәктәбе  (тренеры Ахмадеев М.Г.) чыкты, 2 нче урында – Яңа Кырлай мәктәбе (тренеры Саляхов М.Р.), 3 нче урында – Арчаның 6 нчы номерлы мәктәбе  (тренеры Хидиятуллин Ф.Ф.).
         Барлык катнашучылар да  кайнар ризык белән тәэмин ителде. 


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/urta-kursada-rossiya-chempionnary-bil-alyshty


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение