События

Арчада укучылар IT-проектлар эшли 27.04.2022

Арчада укучылар IT-проектлар эшли

Бүген, 26 апрельдә, район мәдәният йортында Татарстанда цифрлаштыру елына багышланган “TATAR HACK” цифрлы проектлар әзерләү бәйгесе уза.

Бәйгене ачу тантанасында катнашучыларны район башлыгы Илшат Нуриев сәламләде.

“Сез – безнең киләчәгебез, – дип мөрәҗәгать итте ул укучыларга. – Әгәр сез активлык күрсәтеп, районыбыз яшьләрен кузгатып, шушы эшне алга таба да дәвам итә алсагыз, киләчәктә безнең үзебезнең районда IT-паркның филиалы булачак. Тик бу эш тулысынча сезнең үзегездән тора. Актив булыгыз, безнең белән кире элемтәгә чыгыгыз, яшьтәшләрегезне, сыйныфташларыгызны кызыксындырыгыз. Киләчәгебез нинди булуы сездән тора. Уңышлар сезгә!”

Район башлыгы яшьләргә үрнәк итеп Арчаның 6нчы мәктәбен тәмамлаган райондашыбыз Даниил Щепкинны китерде.

“Яшь райондашыбыз бүген андроидлар өчен кушымталар ясый һәм лаеклы хезмәт хакы ала, – диде ул. – Ә Даниил әле студент кына”.

“TATAR HACK” цифрлы проектлар әзерләү бәйгесендә район мәктәпләренең 6–11 сыйныфларында укучы балалардан торган командалар катнаша. Алар бүген көн дәвамында Арча районында “Мәдәният”, “Туган телне үстерү”, “Туризмны үстерү” юнәлешләре буенча IT-проектлар эшләчәк һәм аларны тәкъдим итәчәк.  

– Әлеге проектлар нәкъ менә сезнең районда гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән, – диде IT-парк директоры урынбасары Мансур Низамов. –  Бүген әлеге бәйге республиканың бишенче районында уза. Безнең максат – ноутбук һәм компьютер, IT-техологияләр ярдәмендә бер көн эчендә нинди дә булса проблеманың чишелешен табу мөмкин булуын күрсәтү. Без бүген Арчага сез уйлап чыгарасы проектларны киләчәктә гамәлгә ашырыр өчен килдек. Аның өчен каядыр күчеп китәргә кирәк түгел. Аны бүген һәм монда эшләп була.

Командалар бүген көн дәвамында үзләренең IT-проектларын эшли һәм ахырдан аларны тәкъдим итәчәк.  


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/rayon-bashlygy-ilshat-nuriev-archada-it-parkny-filialy-bul...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение