События

Арча урманчылыгы җитәкчесе Шамил Хәйруллинга “Россия Федерациясенең атказанган урманчысы” исеме бирелде 29.04.2022

Арча урманчылыгы җитәкчесе Шамил Хәйруллинга “Россия Федерациясенең атказанган урманчысы” исеме бирелде

Аны Казан Кремлендә узган тантанада Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бүләкләде.

27 апрельдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Яз һәм Хезмәт бәйрәме һәм Җиңү көне уңаеннан алдынгы татарстанлыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды.

Бүләкләнүчеләр арасында безнең якташыбыз, Арча урманчылыгы җитәкчесе Шамил Хәйруллин да бар иде. Ул  “Россия Федерациясенең атказанган урманчысы” дигән мактаулы исемгә лаек булды.

 Шамил Хәйруллин 1960 елның 5 мартында Саба районының Шәмәрдән авылында туа. 1978-1980 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә, аны тәмамлаганнан соң А.М.Горький исемендәге Мари политехник институтына (хәзерге Идел буе дәүләт технология университеты) укырга керә. 1986 елдан Шамил Хәйруллинның тормыш юлы урман хуҗалыгы белән бәйле. Урман остасы, үзәк җитештерү кишәрлегенең өлкән остасы, Арча урман хуҗалыгының Балтач урманчылыгы урманчысы кебек урыннарда эшли. 2001 елдан бүгенге көнгә кадәр Шамил Хәйруллин Арча урман хуҗалыгын җитәкли.

 Якташыбызны чын күңелдән котлыйбыз!


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/archa-urmanchylygy-itkchese-shamil-khyrullinga-rossiya-fed...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение