События

Йолдызлар атылганда... 06.05.2022

Йолдызлар атылганда...

“Созвездие–Йолдызлык – 2022” XXII республика телевизион яшьләр фестиваленең йомгаклау концерты узды.

“Пирамида”мәдәни-күңел ачу комплексы концертлар залы сәхнәсенә Арча балалар сәнгать мәктәбеннән Илзирә Сираҗиева (җитәкчесе Чулпан Харисова), “Күңелле балачак” вокаль балалар ансамбле (җитәкчеләре Лена Ганиева һәм Альбина Фатыйхова) дә чыкты.

Сәнгать мәктәбендә Тайфә Гидиятуллина җитәкчелегендәге “Энҗеләр” вокаль ансамбле бар иде. Районда үткәрелгән бер генә концерттан да калмадылар, төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә җиңүләр яуладылар. Әмма... еллар үтте, Тайфә ханым лаеклы ялга китте, ансамбль кызлары үсеп җитте, сәнгать мәктәбен тәмамлап чыкты.

– Мин өченче баламны тапканнан соң декрет ялыннан эшкә чыккан гына идем әле. Җитәкчебез Гөлнара Сабирова вокаль ансамбль оештырырга тәкъдим ясады. Үз укучыларымнан (мин вокал һәм фортепьяно буенча укытам) 10-12 баланы җыйдым да эшкә тотындык. Бәйгеләрдә дә катнаштык, призлы урыннар да яуладык. Шунда Гөлнара Бариевна безгә “Созвездие–Йолдызлык” фестиваленә әзерләнеп карагыз, диде. Алена Ганиева белән бергә 20 кешедән торган зур вокаль ансамбль оештырырга булдык.

Быел ансамбльгә биш ел. Өченче ел рәттән “Созвездие–Йолдызлык” фестивалендә катнашалар. Ике ел рәттән зона этабында өченче урынны яулаганнар, “Уникс” мәдәни-күңел ачу комплексында чыгыш ясаганнар.

– Анда ике ел рәттән ике көнендә дә вокаль ансамблебез чыгышын карадылар. Тик... йомгаклау концертына үтмәдек. Ә быел Арчада үткән зона ярышында “Күңелле балачак” беренче урынны алды, “Уникс”та ике көнендә дә чыгыш ясады һәм “Пирамида”га узды, – диде Альбина Фатыйхова.

– Алай гына да түгел, Гала концертны безнең ансамбль “Күңелле шәһәр” дигән җыр белән башлап җибәрде, аңа кушылып биш бию коллективы чыгыш ясады. Бу безнең өчен зур дәрәҗә булды. Районның вокаль балалар ансамбле республикада өченче урынны яулады. Балалар, алар белән без дә бик шатландык, – диде Алена Ганиева.

Әмма “Күңелле балачак” моның белән генә дә тукталып калырга уйламый. Үзләренә юл күрсәткән, мөмкинлекләр тудырган, стимул биргән, костюмнар тектерткән, ярдәм иткән Гөлнара Сабировага зур рәхмәтле алар.

– Әти-әниләргә дә рәхмәт әйтәсе килә. Балалар ике сменада укыйлар. Репетицияләр кичке 7дә башлана. Түзделәр, авыр сүз әйтмәделәр, аңладылар. Бу безнең уртак җиңүебез, – диделәр ансамбль җитәкчеләре.

“Созвездие–Йолдызлык” республика бәйгесендә икенче урынны алган Илзирә Сираҗиеваның үзе белән элемтәгә кердек. Ул быел 11 сыйныфта укый, вакыты тыгыз, имтиханнар якынлаша. Шуңа телефон аша гына аралаштык.

– Мин бу фестивальдә 12нче тапкыр катнашам инде. 4 ел рәттән Казанда “Уникс”та өченче урынны алдым. Быел беренче тапкыр “Пирамида”га үттем һәм икенче булдым, – диде ул.

Быел зона бәйгесе Арчада үтте. Анда Илзирәнең иңенә затлы тун салдылар. “Мин икенче тапкыр алам инде аны. Биш ел элек тә биргәннәр иде. Анысы искерде, аның урынына яңасы булды”, – диде Илзирә көлеп. Ул зона ярышлары кайсы районда үткәрелә, сайлап алып шул төбәкнең бер катнашучысына бирелә икән. Ике тапкыр рәттән бу бүләккә җырчы сандугачыбыз ия булган.

– Казанда ике көн рәттән “Уникс”та чыгыш ясадым. “Рамбар юллары” (Роберт Миннуллин сүзләре, билгесез автор көе), “Төймә” (татар халык җыры) башкардым. Йомгаклау концертында да “Рамбар юллары”н җырладым.

Быел Илзирәбез Башкортстан Республикасында үткән “Туган тел” бәйгесендә дә шул җыр белән беренче урынны алып кайткан иде. “Созвездие–Йолдызлык”та икенче урын бик зур күрсәткеч, әмма Илзирә тукталып калырга уйламый, әле яше чыкмый, икенче елга да катнашып, беренче урынга үрелергә исәбе. 11 сыйныфтан соң җыр юнәлешендә китәргә хыяллана. Уңышлар телибез.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/yoldyzlar-atylganda


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение