События

Йөзъяшәр ветеран янында 07.05.2022

Йөзъяшәр ветеран янында

Йөзъяшәр ветеран янында

Безнең районда Бөек Ватан сугышы ветераннары җидәү генә калды. Шуларның берсе – Симетбаш авылында туып үскән Габдрахман ага Сафин. Аның язмышы гаять гыйбрәтле,исләр китәрлек.

Ул Бөек Ватан сугышына алына,әсирлек газапларын кичерә. Аннан азат ителгәч дошманнарга каршы сугышуын дәвам итә. Туган ягына кайту белән колхозда эшли башлый. Әмма әсирлектә булганнарны алып китеп инде үзебезнең лагерьларга озаталар. Сталин үлгәч аларны аклыйлар.

Габдрахман ага намус белән хезмәт итә. Аңа быел 100 яшь тулды. Бүгенге көндә ул Лаеш районында улы Габделбәр гаиләсендә кадер-хөрмәттә яши.

Хөрмәтле ветераныбызны район башлыгы Илшат Нуриев юбилее белән дә котлаган иде. Җиңүнең 77 еллыгы алдыннан да тәбрикләде,бүләкләр тапшырды.

7 майда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов та Габдрахман ага янында булды, бүләк тапшырды.

Габдрахман ага без килгәндә яраткан шөгыле – кроссворд чишү белән мәшгуль иде. Ул райондашларга, авылдашларына сәламнәрен юллады. 

https://www.youtube.com/watch?v=yRm9-bvQISo


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/yozyashr-veteran-yanynda


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение