События

Яңа Кенәрдәге бәйрәмдә авылның сугыш ветераны Мидхәт Сәфәров та катнашты 08.05.2022

Яңа Кенәрдәге бәйрәмдә авылның сугыш ветераны Мидхәт Сәфәров та катнашты

Яңа Кенәр авылында Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы узды

Районыбыз авыл җирлекләрендә митинглар, Бөек Ватан сугышы каһарманнарын искә алу чаралары уза. 8 майда Яңа Кенәр җирлегендә узган хәтер бәйрәме Кырый урамнан "Үлемсез полк" акциясенә кушылган кенәрләрнең Үзәк урамга килүләре белән башланып китте. Әби-бабайларының фотоларын тоткан укучылар, укытучылар, битараф булмаган һәркем авыл үзәгендә урнашкан батырларның исемнәре язылган хәтер тактасы һәм солдат һәйкәле янына җыелдылар.

Чараның иң хөрмәтле кунагы - авыл җирлегендәге бердән-бер исән сугыш ветераны Мидхәт Сәфәров иде. Кенәрләрнең бәйрәмен район башлыгы Илшат Нуриев ачып җибәрде. Авыл җирлеге башлыгы Әгъзәм Гайфуллин да бәйрәмгә килүчеләрне сәламләде.

Бәйрәм берсеннән-берсе күңелгә үтеп керә торган концерт номерлары һәм котлау сүзләре белән үрелеп барды. Сугышта ятып калган райондашларыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Һәйкәл каршына чәчәкләр салу белән тәмамланган бәйрәм чарасы елдан-ел моңсулана кебек тоелды. Батырларыбызның нибары бармак белән генә санарлык булып калулары моңсу...

Илләребез тыныч булсын!...


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/yaa-kenrdge-byrmd-avylny-sugysh-veterany-midkht-sfrov-ta-k...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение