События

Исрафил Рәхмәтуллович, юбилеегыз белән! 03.05.2022

Исрафил Рәхмәтуллович, юбилеегыз белән!

Тормышның һәр мизгеленә сөенеп яшәгез.

Бу дөньяда иң кыйммәтле нәрсә – кеше гомере. Әле яңа гына мин яшим дип  дөньяга аваз саласың, кай арада инде аккан судай гомер үзенең олылыгын дистәләгән еллар белән билгели. Кечкенә чакта һәр туган көнне шатлык-сөенечләр белән көтеп аласың, тизрәк үсәсе, зур буласы килә. Ә еллар узган саен адәм баласы үзенең туган көннәрен сабыррак каршы ала башлый. Артка борылып караган саен узган гомер юллары, истәлекләре күз алдына килә. Узган еллар, үтелгән юллар заяга узмаганлыгы – менә шуларны әкрен генә барлый башлыйсың. Сезнең менә шундый матур чорыгыз! 


Ямьгә төреп табигатьне,
Җиргә бүген яз килгән.
Сезнең туган көн буласын
Яз да, әйтерсең, белгән!

Үзегез дә гүя безгә
Ни кирәген белгәнсез —
Туып кына калмагансыз,
Язны алып килгәнсез.

Яз — табигать терелгән чак,
Тереклек уянган чак.
Алда әле яңа җәй дип
Уйлаган, уйланган чак.

Алдагы яңа җәйләргә
Исән-имин керегез.
Шатлык белән бәхет белән
Озак гомер сөрегез,
 
Хөрмәтле Исрафил Рәхмәтуллович! Сез - безне илһамландыручы, яңа идеяләргә этәрүче! 
Сезне чын күңелдән истәлекле бәйрәмегез белән тәбрик итәбез! Тормыш юлыгыз якты, сәламәтлегегез нык булсын! Гаилә бәхете телибез, якыннарыгызның ихтирамын һәм игътибарын тоеп яшәргә язсын! Изге теләк-ниятләрегез, якты уй-хыялларыгыз тормышка ашсын! Хезмәтегез һәрвакыт югары бәяләнсен! Тормышның һәр мизгеленә сөенеп яшәгез!
Бәхетле булыгыз!


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/israfil-rkhmtullovich-yubileegyz-beln


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение