События

Сугышы ветераны Равил ага Фазлыев башыннан кичкәннәрне сөйли 13.05.2022

Сугышы ветераны Равил ага Фазлыев башыннан кичкәннәрне сөйли

Иске Йорт авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Равил ага Фазлыев безне гадәттәгечә елмаеп каршы алды.

Район башлыгы Илшат Нуриев, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов аны Җиңү көне белән котлап бүләкләрен тапшырдылар.

Равил абый башыннан кичкәннәрне сөйли. Җиденче классны тәмамлауга бригадир итеп куялар аны. 17 яше тулуга 1943 елда фронтка алалар.  Суслонгер лагере аша үтәргә дә туры килә. 1944 елның маенда вагоннарга төяп Харьковка озаталар. Украинада бандеровчыларга каршы көрәшәләр. Вакыты белән көчле бәрелешләр булып ала.

1950 ел азагында туган авылына кайта, яңадан бригадир итеп куялар. Аннан соң зоотехник, партия оешмасы секретаре була.

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/sugyshy-veterany-ravil-aga-fazlyev-bashynnan-kichknnrne-sy...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение