События

Алтын тавышлы “Көмеш су” 14.05.2022

Алтын тавышлы “Көмеш су”

Шурабаш мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Шишор” мари халык фольклор ансамбле 65 еллык юбилеен билгеләп үтте.

Бу көнне мәдәният йортында искиткеч зур чара узды. Гөрләтте “Шишор” сәхнәне. Аерым чыгышларын караганым бар иде, әмма бу юлы беренче тапкыр тулы бер концертлары шаһите булдым. Сокланып, күземне алмый күзәттем.

Үземнең мари телен белмәгәнемә борчылып утырдым. Чөнки җырлар, котлаулар бар да үз телләрендә яңгырады. Зал тулы тамашачының алкышлары – авыл халкының бу ансамбльгә мөнәсәбәтен генә түгел, бу төбәктә татар, мари, рус халкының иңне-иңгә куеп яшәвен, бергә-бергә иҗат итүен, һәр милләтнең бәйрәмнәрендә бергә җыелып, уртак  күңел ачуларын күрсәтте.

“Шишор” мари халык фольклор ансамбленең бүгенге көндәге җитәкчесе Олеся Антипованы яхшы беләбез. Газетабыз аша укучыларыбызны да күп тапкырлар таныштырдык. Соңгы вакытта ул аеруча күтәрелеп китте. “Нечкәбил” “Ел хатын-кызы” республика бәйгеләрендә җиңүләр яулады. Бу көнне ул сәхнәдә үзен тотышы белән әсир итте. Бер яктан алганда, гап-гади мари теле һәм әдәбияты укытучысы. Әмма андагы энергия... әйтеп бетергесез. Үзе концертны оештырган, алып барды, ире белән бергә җырлады, ире, балалары белән биеде. Чара ике сәгать ярым барса, Олеся шуның бер минутын да утырып тормады. Ә тамаша яхшы оештырылган иде. Күпме көч киткәнен әйтеп тә торасы юк.

– Без бүген 65 ел дәвамында үз халкы мирасын һәм традицияләрен саклап килгән, шуны халыкка, яшь буынга җиткергән “Шишор” мари халык фольклор ансамбленең юбилей кичәсендә. Гадәттә андый чаралар котлау сүзләре белән башлана, – дип Олеся һәм район Мәдәният йорты җитәкчесе Айрат Нурьязановка сүз бирде.

– Райондагы иң күп эшләп килгән ансамбль бу. Аны бездә генә түгел, республикада, чит төбәкләрдә дә яхшы беләләр. “Шишор” мари халкы мәдәниятен, милли мирасын, гореф-гадәтләрен саклап килә һәм безгә җиткерә, – диде Айрат Нурьязанов һәм Олеся Антиповага район башлыгы Илшат Нуриевның, күп еллардан бирле ансамбльгә йөргәннәргә район мәдәният идарәсенең  Рәхмәт хатларын тапшырды.

Әлбәттә инде, юбилей чарасы “Шишор” чыгышы белән дәвам итте. Дәртле күмәк биюләр, мари халык җырлары, бу милләтнең үзенә генә хас булган музыкаль инструментлары – бар да күз алдында булды.

– Һәр кешенең, авыл, шәһәрнең үз тарихы булган кебек, ул ансамбльнеке дә бар. Коллективның һәр кешесе анда урын алган һәм алачак, – диде Олеся. – Чөнки хәтер ул безнең тәҗрибә, байлык һәм, ниһаять, үткәнебез. Бар да 1956 елдан башланды. Сугыштан соң авылның мәдәни тормышы да үз агымына кире кайта башлый. Район смотрлары яңартыла. Үзешчән коллектив та бу елларда Кызыл Юл районында үткәрелгән халык иҗаты фестивалендә үзен күрсәтергә өлгерә. Бу “Шишор” (тәрҗемәсе “Көмеш су”) ансамбленең башлангычы була. Коллектив белән Тукташ Туйбатров җитәкчелек итә. Ведаска Алиев, Марфа Васильева, Ульяна Еремеева, Йылканай Ибатиев, Асика Максимова, Мария Михеева, Аркадий Пайметов, Иялче Шуматова һәм аларның аерылгысыз юлдашлары тальян – аның нигезендә шулар тора. Яратып йөри алар ансамбльгә. Мәктәптә дә, медпунктта да, терлекчеләр йортында да, кайвакыт кайсының булса да өендә дә җыелып репетицияләр үткәрәләр.

Тора-бара ансамбль концертлар белән чыгышлар ясый башлый. Башкару осталыклары да яхшыра. 1975 елда Мәскәүдә Үзәк телестудиядә чыгыш ясаганнан соң алар илкүләм таныла һәм 1990 елда  Халык хуҗалыгы казанышлары бөтенсоюз күргәзмәсендә катнашу хокукын яулый. 1991 елда ансамбльгә “Халык фольклор ансамбле” исеме бирелә. Ике елдан Казан дәүләт консерваториясендә “Мари халыклары музыкасы көне”ндә чыгыш ясый. Ансамбльгә йөргән яшьләр Татарстан халыклары балалары сәнгате фестиваленә һәм республиканың яшь гражданнары форумына чакырыла.

Халык коллективы буларак, бүген дә ансамбльнең балалар төркемнәре эшләп килә. Кече, уртача яшьтәгеләр төркемнәре дә чарада бик матур чыгыш ясадылар һәм көчле алкышларга лаек булдылар.

– Ансамбль оешуның беренче көннәреннән үк яшьләрне үз араларына туплый башлыйлар. Шулай Туйбатровлар, Михайловлар, Емикиевлар династияләре барлыкка килә. Без өлкәннәр данын еллар аша бүгенгә кадәр алып килдек, – диде Олеся. – Вакыт та үзенекен итә. Яңа катнашучылар кушыла, яңа үрләр яулана. Ә бу халык мәдәниятен саклау югалмый, дәвам итә, дигәнне аңлата.

Юбилей котлаулар өчен менә дигән чара. Бу юлы да “Шишор”ның олы юбилее уңаеннан кунаклар күп килгән иде. Бүләкләре – искиткеч яхшы, дәртле чыгышлар. Үзешчән артистларның күз явын алырлык матур костюмнары, төрледән-төрле чыгышлары, якты, елмаю балкыган йөзләре вакыт  үткәнне сиздермәде дә. Казандагы Халыклар дуслыгы йортыннан мари халыклары ансамбле берничә номер алып килгән, Мари республикасыннан ук килгән ансамбльләр чыгыш ясады, ут күршеләр – Шурадан “Чордашлар” фольклор, Байкалдан “Гәүһәр” җыр ансамбльләре “Шишор”ны татар телендә котлады, Яңа Кенәр мәдәният йорты директоры Илһам Вәлишин үзе сәхнәгә чыкты, яраткан җырларын бүләк итте.

– 65 ел ансамбль өчен күп түгел. Кемдер башлый, икенчесе дәвам итә. 200 мари халкы яшәгән авыл бүген бөтен республикага таныш. Киләчәктә дә шулай милләтләр дуслыгын ныгытып, татарлар белән бер булып, мари халкы данын яклап яшәргә насыйп булсын, – диде Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Әгъзәм Гайфуллин.

...Чарада таныш көй яңгырады. “Күбәләгем” бит бу! Мари телендә алкышлар астында Казаннан килгән кунак башкарды. Ә без аңа кушылып татар телендә җырлап утырдык. Җырларыбыз кебек үк халык-ларыбыз да киләчәктә дә дустанә мөнәсәбәттә иңне-иңгә куеп яшәсен, бербөтен булып иҗат итсен.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/altyn-tavyshly-kmesh-su


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение