События

Арчаның 6нчы мәктәбендә соңгы кыңгырау 25.05.2022

Арчаның 6нчы мәктәбендә соңгы кыңгырау

Бүген республикабыз мәктәпләрендә шаулап-гөрләп "Соңгы кыңгырау" бәйрәме узды. Кеше гомерендә кабатланмый торган мизгелләре белән истә кала торган вакыт  ул – мәктәптә уку чоры. Арчадагы Казан арты милли мәгариф белем үзәге "Арча 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе – шәһәребезнең Көнбатыш микрорайонында урнашкан гүзәл уку йорты. 827 укучысы, 31 сыйныф комплекты, 53 укытучысы булган белем йортында бүген  искиткеч матур бәйрәм узды.

Бәйрәмебезгә мәртәбәле кунаклар: мәгариф министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге белгече Сидорова Татьяна Александр кызы, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Данил улы Мөхәмәдияров килде. Килгән кунакларыбыз, укытучылар коллективы, укучылар һәм ата-аналарны бәйрәм белән котладылар, изге теләкләрен җиткерделәр.

Бу тантаналы чарада чыгарылыш укучылары да җавапсыз калмадылар, җырлар һәм шигырьләр аша туган мәктәпләренә, кадерле укытучыларына рәхмәтләрен ирештерделәр. 

Чыгарылыш сыйныф укучыларының соңгы кыңгырау бәйрәме, классташлары һәм мәктәп еллары күңелләрендә гомергә сакланачак. Имтиханнарын уңышлы тәмамлап, мәктәп елларында туплаган тәҗрибә һәм белемнәрен тормышта үз урыннарын табарга һәм уңышка ирешергә, туган илебезнең матур киләчәге өчен үз өлешләрен кертүләрен теләп калабыз.

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/archany-6nchy


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение