События

Рамил Шәрәфиев: "Кеше китсә дә, хәтере кала" 30.05.2022

Рамил Шәрәфиев: "Кеше китсә дә, хәтере кала"

Якташыбыз әтисен ел да матур итеп искә ала

Бүгенге көндә күпләргә Татар радиосының баш мөхәррире һәм алып баручысы буларак таныш булган Рамил Шәрәфиев узган ялларда балык тоту ярышы оештырды. Әлеге чара Рамилнең әтисе Вазыйх улы Рәфкатьнең якты истәлегенә багышланган иде. Югары Оры күлендә узучы әлеге ярышны Яңа Кенәр егете Рамил ел да уздыра. 


Социаль челтәрләренең берсендә "Әтиебез - Шәрәфиев Рәфкать Вазыйх улы истәлегенә үткәрелгән балык тоту ярышы быел да узып китте. Вафат булганына 6 елдан артты. Ярыш тарихын искә төшерсәк, 2016нчы елның җәендә үк Әтинең балыкчы дуслары бу идеяны тәкъдим итте. "10-15 кеше килсә ярар иде" дип хыялланган ярышта ел саен 70-80 кеше катнаша. Аллаһ Тәгалә Барлык катнашкан, оештырырга булышкан кешеләргә үз бәрәкәтен, бәхетен бирсен. Бу дөньядан киткән якыннарыбызның ахыр урыннары Фирдәвес җәннәтендә булсын иде, әмин",- дип язган ул. 

Бертуган апалары һәм абыйсы белән кечкенә вакытта төшкән фотоларын да куйган. 


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/ramil-shrfiev-keshe-kits-d-khtere-kala


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение