События

Бөтен авыл халкы рәхмәт әйтә 12.06.2022

Бөтен авыл халкы рәхмәт әйтә

Үзара салым акчасын авыл халкы белән җыя -җыя Курса Почмак авылында балалар мәйданчыгы ясап куйганнар. Ә менә икенче балалар мәйданчыгын Тимербулат Хәсәнов авыл башына бары үз хезмәте белән генә эшләп куйган. Өлкәннәр өчен ял итү урыннарын да күз уңында тотып эскәмияләр куелган.Балалар уйнаган арада өлкәннәр ял итеп җаннарына сихәт ала.Камырсаздан ишетелеп торган тәкәрлек җырын тыңлап, янәшәдә генә үсеп утырган урманны күзләп утырасың, җанга рәхәт.Ике гает арасында Тимербулат абыйның сабыйлар өчен куйган хезмәте аллах тарафыннан иң олы сәдакалардан саналса иде. Сабыйларны куандыру олы бәхет!

Мәйданчыкта баоьлаларны яклау көнедә "Дуслык яшәсен җирдә" дигән чара да үткәрелгән.

Бу хакта безгә китапханә мөдире Вәсилә ханым хәбәр итте.

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/bten-avyl-khalky-rkhmt-yt


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение