События

Якташыбыз, көрәшче Илшат Һидиятов машина отты! Котлыйбыз! 20.06.2022

Якташыбыз, көрәшче Илшат Һидиятов машина отты! Котлыйбыз!

Казан сабантуенда!

Казан сабантуе көнне Аккош күлендә "Сибур Казаноргсинтез" та Сабантуй оештырды.

-Бу ярышның буласын һәм баш батырга машина биреләсен алдан ишетеп белдем. Һәм бу ярышка алдан әзерләнеп килдем, - дип сөйли Күпербаш егете Илшат Һидиятов. - Мин Казанда яшим һәм бу компаниядә погрузчикта шофер булып эшлим. Арчада көрәшчеләр әзерлим. 39 яшемдә татарча көрәштә беренче тапкыр бүләккә машина (Лада гранта) алдым. Бик сөендем. 100 килога кадәрле көрәшчеләр арасында көрәштем. Читләрне көрәшкә кертмәделәр. Көчле көрәшчеләр бар иде. 9 яшьтән көрәшәм. Мин Казанда туып үстем. Әни Күпербаштан, әти Чөмә- Елгадан. 22 яшемдә Арчага Күпербашка кайттым. Арчаның 120нче һөнәр училищесын һәм Арчаның педагогия училищесын тәмамладым. Арча мине кеше итте дисәң дә була. Арчага мин бик рәхмәтлемен. Район башлыгы Илшат Нуриевка рәхмәт Көрәшкә зур игьтибар бирә. Көрәштә иң мөһиме - тренировка.

- 9 яшьтә көрәшкә килдем, дисез. Ничек кереп киттегез көрәшкә?

- Кешедә ак көнчелек тә булырга тиеш. Иптәш малай көрәшкә йөри иде. Уңышлары да бар.  Шуннан мин дә йөри башладым көрәшкә. Беренче тренерым Динар Хәлилов иде. 

Без Илшатны җиңүе белән котлыйбыз! Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

https://www.youtube.com/watch?v=PoS-K54G1OQ

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/yaktashybyz-ilshat-idiyatov-mashina-otty-kotlyybyz


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение