События

"Районның алтын фонды": Арчада сәләтле балаларны котладылар, яңа йолдызлар кабынды 03.07.2022

"Районның алтын фонды": Арчада сәләтле балаларны котладылар, яңа йолдызлар кабынды

Арчада төрле фән олимпиадалырнда җиңүчеләрне һәм призлы урыннар алучыларны котладылар, Дан Аллеясында яңа йолдызлар кабынды.

Бу көннәрдә бөтен республика буйлап чыгарылыш кичәләре гөрли. Бердәм дәүләт имтиханнары белән бергә күңелле мәктәп еллары артта калды. Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен туган мәктәпләре, белем биргән укытучылары белән саубуллашыр көн килеп җитте. Моңсу да, истәлекле дә, шатлыклы да көн... Алда – зур мөмкинлекләр, кызыклы ачышлар, яңа дуслар, өмет белән тулы олы тормыш юлы...

Районыбызның “алтын фонды”

28 июнь районыбызның чыгарылыш сыйныф укучылары өчен генә түгел, ә төрле фән олимпиадаларында җиңү һәм призлы урыннар яулаган укучылар өчен дә истәлекле көн булды. Бу көнне район Мәдәният йортына районыбызның “алтын фонды” булган балалар, аларны укыткан укытучылар, аларның әти-әниләре җыелды.  Тантананың исеме дә җисеменә туры килә – “Сәләтле балачак”. Районыбызның иң сәләтле укучылары – үзләренең  тырыш  укулары,  яулаган  уңышлары  нәтиҗәсендә  районыбыз  данын  республикага  таныткан  яшь якташларыбыз – бу көнне сәхнә түрен балкытты.

Сәләтле балаларны, укытучыларын район башлыгы Илшат Нуриев, район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина, Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте директоры Гөлнара Гарипова, район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Зөлфия Кәлимуллина котлады.

Беренчеләрдән булып сәхнә түренә халыкара олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призлы урыннар алучылар күтәрелде.

“Хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр, укучылар! Без шушы данлы Тукай ягында туубыз, яшәвебез белән горурланабыз. Сезнең уңышларыгыз – ул укытучыларыгызның да тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Тырыш хезмәте өчен һәрбер укытучыга зур рәхмәт. Шулай ук әти-әниләрегезгә зур рәхмәт. Киләчәктә Арчабыз, республикабыз белән горурланып, нинди милләттән булуыгызга карамастан, милләтегез белән горурланып яшәргә насыйп булсын”, – дип район башлыгы Илшат Нуриев тантананы ачып җибәрде.

Аларны Бөтенроссия олимпиадаларының төбәкара һәм республика этапларында җиңү яулаган укучылар алыштырды.

“Бүген районыбызда зур бәйрәм. Ел буе тырышып укыган сәләтле балаларны билгеләргә җыелдык. Мондый җиңүләргә ирешү өчен сәләт кенә түгел, зур тырышлык та кирәк. Сезнең һәрберегезгә сәламәтлек, уңышлар телим. Яңа үрләр яуларга насыйп булсын!” - дип тәбрикләү сүзләре җиткерде район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов. 

“Уку – энә белән кое казу”, – дигән халкыбыз. Район сәхнәсен балкыткан әлеге укучылар үзләренең тырышлыклары, белемнәре белән районыбызның горурлыгы, алардан соң үсүче балалар өчен үрнәк булып тора. 

Шулай ук сәхнәгә төбәкара һәм республика олимпиадаларында призлы урыннар алучылар күтәрелде. 

“Хөрмәтле укучылар! Сез -районыбызның элитасы, киләчәге. Без сезнең белән горуланабыз, сезгә карап сокланабыз. Алдагы тормышыгызда сезгә ак бәхетләр телим. Белемгә омтылышыгыз беркайчан да сүрелмәсен!” - дип изге теләкләрен җиткерде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина. 

Татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында җиңү яулаган һәм призлы урыннар алган укучыларны Арча педагогика көлиияте директоры Гөлнара Гарипова котлады. 

"Хөрмәтле балалар! Без сезгә зур өметләр баглыйбыз, зур уңышлар телибез. Ак бәхетләр, ак юллар сезгә! Киләчәктә милли җанлы шәхесләр булып, районыбызга файдалы кешеләр булып эшләргә һәм яшәргә насыйп булсын!", - диде ул. 

Укучыларның барысына да акчалата бүләкләр тапшырылды.

Укучыларның җиңүе – аларны укыткан укучыларның намуслы хезмәт нәтиҗәсе. Бәйрәмдә олимпиадаларда иң күп җиңүчеләр һәм призлы урыннар алучылар әзерләгән укытучылар аерым билгеләп үтелде. Алар район мәгариф идарәсенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

“Быелгы уку елының нәтиҗәләре куандыра. Һәр укучының җиңүе артында зур тырышлык, хезмәт тора. Минем бүген укучыларны олимпиадаларга әзерләгән, аларның һәр уңышын сөенеп кабул итүче укытучыларның тырыш хезмәтен билгеләп үтәсе килә. Рәхмәт сезгә, хөрмәтле укытучылар!” - дип укытучыларга рәхмәт сүзләре җиткерде район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Зөлфия Кәлимуллина.

Матур бәйрәм кичәсе балалар сәнгать мәктәбе һәм Укучылар Сараена йөрүче укучыларның чыгышлары белән үрелеп барды.

Яңа йолдызлар кабынды

Район Мәдәният йортында башланган бәйрәм  Дан Аллеясында дәвам итте. Биредә чыгарылыш сыйныф укучылары яңа йолдызлар кабыну мизгелләренең шаһиты булды.

Арчада Дан Аллеясына 2009 елда нигез салынды.

13 ел дәверендә кабынган 30 йолдыз янына Арчаның 5нче гимназиясен тәмамлаучы Илзирә Сираҗиева белән Апаз мәктәбен тәмамлаучы Руфина Гарипова исемнәре язылган йолдызлар өстәлде.

Тантаналы бәйрәм чарасына укучыларның шатлыгы белән уртаклашырга район башлыгы Илшат Нуриев та килде.

“Чын күңелемнән сезне бүгенге матур көн белән тәбрик итәм, – дип чыгарылыш сыйныф укучыларына, укытучыларга, әти-әниләргә мөрәҗәгать итте ул. – Бүгеннән сез барыгыз да олы юлга аяк басасыз. Бүген Дан Аллеясында иң сәләтле, иң тырыш укучылар хөрмәтенә йолдызлар кабына. Бу укучыларның, укытучыларның, әти-әниләрнең бердәм хезмәт нәтиҗәсе. Илзирәне мин бик яхшы беләм. Ул мин килгәннән бирле бик матур итеп җырлый. Хәсәншәех кызы Руфина турында да бары мактау сүзләре генә әйтергә була. Мин сезнең икегезне дә шушы уңышыгыз белән тәбрик итәм”, – дип район башлыгы Илшат Нуриев Илзирә белән Руфинага исемле йолдыз сертификаты һәм сәгать тапшырды.

Райондашларыбызга үзенең моңлы тавышы белән таныш булган, “Созвездие – Йолдызлык” фестивалендә җиңү яулаган Илзирә Сираҗиева киләчәген дә җыр белән бәйләргә уйлый. Тырыш кызның уңышлары җыр өлкәсе белән генә чикләнми, укуда да бар көчен белем алуга юнәлтә ул.  Төрле олимпиадаларда, бәйгеләрдә җиңүе – моның ачык мисалы. Ирешкән уңышлары белән, беренче чиратта, әти-әнисенә рәхмәтле Илзирә.

“Беренче чиратта олы рәхмәтемне мин әти-әниемә әйтәм. Алар булмаса, мин бу үрләргә ирешә алмас идем. Яшьләр өчен мөмкинлекләр тудыручы район башлыгы Илшат Нуриевка, 11 ел буе укыган мәктәбем – 5нче гимназиямә, укытучыларыма, сыйныфташларыма, сыйныф җитәкчем Лилия Рөстәм кызына зур рәхмәт. Шулай ук минем өчен зур мөмкинлекләр ачкан балалар сәнгать мәктәбе директоры Гөлнара Сабировага олы рәхмәтемне җиткерәм”, – ди ул.

Руфина Гарипова – Хәсәншәех кызы, алтын медаль иясе. 9нчы сыйныфка кадәр туган авылы мәктәбендә укыган кыз 10нчы сыйныфка Апаз мәктәбенә килә.

“Шул ике ел дәверендә Руфина үзен искиткеч сәләтле, тырыш кыз итеп танытты, – ди Апаз мәктәбе директоры Раушан Сибагатуллин. – Олимпиадаларда призлы урыннар алган кыз. Руфина әле ул оста биюче дә. Шулай ук Арчада матур гадәткә кергән “Арча балы” проектының быелгы гран-при иясе. Шундый булдыклы, тырыш кыз үстергәннәре өчен аның әти-әнисенә олы рәхмәтемне җиткерәм”.  

Руфина да беренче рәхмәтләрне әти-әнисенә юллады. Әнисенә рәхмәт сүзләре әйткән вакытта хәтта күзләре яшьләнде кызның. Дулкынландыргыч мизгелләр...

“Мин һәрвакыт әти-әниемнең таянычын тоеп яшим. Әнием, булганың өчен мең рәхмәт сиңа”, – диде ул, шулай ук укытучыларына, дусларына рәхмәт әйтеп.

Ал тасманы кисеп, йолдызлар  кабынганнан соң күккә тынычлык символы булган күгәрченнәр очты.

Ак юл сезгә, хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары! Барлык хыялларыгыз һәм теләкләрегез чынга ашсын!


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/rayonny-altyn-fondy-archada-sltle-balalarny-kotladylar-yaa...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение