События

Казанда узган татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съездында Арча укытучылары да катнашты 02.07.2022

Казанда узган татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съездында Арча укытучылары да катнашты

27 - 29 нчы июнь көннәрендә башкалабыз Казанда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съезды узды.

Анда бөтен илдән 400 гә якын делегат  катнашты.  Алар арасында педагоглар, мәгариф бүлекләре вәкилләре, милли мәгариф өчен җаваплы методистлар, татар телендә белем бирүче мәгариф оешмалары директорлары, милли-мәдәни автономия вәкилләре, Россия субъектларындагы Татарстан Республикасы вәкиллекләре һәм Бөтендөнья татар конгрессы бүлекләре вәкилләре бар иде.

Өч көн дәвамында съездда катнашучылар күргәзмәләргә, экскурсияләргә, мастер-классларга һәм тренингларга йөреп, тәҗрибә тупладылар.  Панель дискуссияләрдә укытучылар педагогик эшчәнлек тәҗрибәсе белән алмашты.  Съездның пленар утырышы 29 нчы июньдә «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә узды. 
Съездда районыбызның мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Кәлимуллина Зөлфия Риф кызы, милли мәсьәләләр буенча җаваплы Мостафина Энҗе Габдулаҗан кызы, Өчиле төп гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шакирова Ләйсән Мансур кызы да катнашты.

Арча 6 номерлы мәктәбе укытучылары Ибраһимова Гөлназ Тәлгать кызы, Алмаева Ләйсән Тәлгать кызы, Утар Аты төп гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Касыймова Зөһрә Габбас кызы кунакларга үзләре теккән милли киемнәр һәм төрле эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр.Әлеге хезмәт җимешләрен делегатлар яратып кабул итте. Күргәзмә эшенә югары бәя куелды.
Тантаналы кичәдә Өчиле төп гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шакирова Ләйсән Мансур кызы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/kazanda-uzgan-tatar-tele-m-dbiyaty-ukytuchylaryny-viii-bte...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение