События

Ирек хәзрәт Галиев: "Балалар тавышы ишетелеп тормаган мәчетнең киләчәге юк!" 13.07.2022

Ирек хәзрәт Галиев: "Балалар тавышы ишетелеп тормаган мәчетнең киләчәге юк!"

Зөлхиҗҗә аеның аеруча өстенлеккә ия беренче ун көнендә Яңа Кенәр мәчете каршында балалар өчен бәйрәм оештырылды. Мөселманнарның ураза тотарга, күбрәк дога укырга, игелекле эшләр кылырга тырышкан бу көннәрендә узган әлеге матур бәйрәм авыл балаларын Аллаһ йорты каршына җыйды.

Узган ялларда ислам дөньясының иң зур бәйрәмнәренең берсе булган Корбан гаете көннәре иде. Шул уңайдан Яңа Кенәр мәчете әһелләре, авылның битараф булмаган мөселманнары балалар өчен бәйрәм бүләк итте. Балалар өчен тәм-томнар, уен мәйданчыклары һәм корбан итеннән пешерелгән кайнар пылау – бар да бушка иде. Бирегә килгән һәр гаилә рәхәтләнеп ял итте.

Изге чараны Яңа Кенәр авылы мәчете имамы Ирек хәзрәт Галиев Коръән аятьләре белән ачып җибәрде.

– Әлһәмдүллиләһ, Аллаһ Тәгалә безгә шушы көннәрне бүләк итте. Әлеге бәйрәмебезне Аллаһ ризалыгын өмет итеп, ислам динен тарату максаты белән оештырдык. Сез, балалар – безнең динебезнең киләчәге. Үсеп, әллә кайларга таралышсагыз да, онытмагыз, мәчет – безнең иң кадерле урын. Бүгенге бәйрәмдә теләгән теләкләребез чынга ашсын. Биредән алган хис-тойгыларны алдагы тормышыгызда да саклап, бәйрәм көнендә генә түгел, калган вакытта да шушы мәчетебезгә керүчеләр булсагыз иде. Чөнки балалар тавышы ишетелеп тормаган мәчетнең киләчәге юк - дип, бәйрәмгә җыелган яшь буынга мөрәҗәгать итте ул. Вакыт тавып, балаларын алып килгән әти-әниләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм аларны да Аллаһ йортына чакырып калды.

Бәйрәмне Татар радиосының баш мөхәррире, чараны оештыруга зур өлешен керткән шушы авыл егете Рамил Шәрәфиев алып барды. “Бигрәк матур бәйрәм, алып баручысы гына ни тора”, - дип сокланып карады авыл халкы. Чыннан да, Рамилнең һәр сүзендә җылылык, һәр теләгендә ихласлык бөркелде.


Балалар өчен уеннарны Мөслимәләр һәм Арча районы мөхтәсибәтенең укыту җитәкчесе Рая Фәтхуллина оештырган иде.  Бәйрәм башында ихлас теләкләрен җиткерде һәм үзе язган шигырен башкарды ул. Уеннар барышында бөтен күңелен биреп, һәр уенның балалар өчен файдалы булуын теләп, алар белән ихлас күңелдән аралышты Рая ханым. Тәсбих тарту, Аллаһ исемнәрен искә төшерү, Коръән аятьләрен сөйләү, Азан әйтү кебек сабак алырлык уеннар узды. Уеннарның һәркайсы балаларны ислам диненә якынайтуга, аңа карата мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде. Катнашучыларга истәлекле бүләкләр дә бирелде.

Бәйрәм ахырында һәркем зур казанда пешкән тәмле пылау белән сыйланды. Ул биш гаилә тарафыннан чалынган корбан итеннән пешерелгән иде.

Яңа Кенәр авылы мәчете имамы Ирек хәзрәт Галиев әйтүенчә, мондый бәйрәмне оештыру теләге кенәрлеләрдә инде берничә ел яшәп килгән. Быел беренче тапкыр узган бу чараның дәвамлы булуын тели ул. “Мөмкинлекләре булмаган, биредәге уеннарда уйнамаган яки әлеге тәм-томнарны алырга акчалары булмаган гаиләләрнең дә рәхәтләнеп ял итүләрен теләдек. Мәчетнең шундый изге урын икәнлеген балалар кечкенәдән күреп үссен. Шушы авылда 20 елдан артык яшәгән мәчеткә авылдашларның күпчелегенең кергәне юк, иманым камил. “Магнит” кибете ачылып алды бер елны, анда кермәгән кеше калмагандыр. Борчылырлык урын бар... Шуңа да әлеге бәйрәм балаларны мәчеткә җәлеп итүнең бер юлы булса иде”, - дигән теләкләрен җиткерде Ирек хәзрәт.

https://www.youtube.com/watch?v=hHvnSczPGvM

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/irek-khzrt-galiev-balalar-tavyshy-ishetelep-tormagan-mchet...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение