События

“Ак барс” агрокомплексы” ширкәте үрнәк итеп куярлык 15.07.2022

“Ак барс” агрокомплексы” ширкәте үрнәк итеп куярлык

Яхшы агрономны көндез чыра яндырып эзләсәң дә табуы кыен, дип әйтәләр. Бу һәр өлкәдә шулайдыр инде, чөнки яхшы белгечтән башка ниндидер үсеш, алга китү турында сүз алып баруы кыен.

Бу яктан “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте үрнәк итеп куярлык. Монда иң беренче чиратта җитәкчесе Шәйдулла Сәләховның роле зур. Бу хуҗалыкны кадрлар әзерләү мәктәбе, дип әйтсәк тә ялгыш булмас. Биредә чыныгу алган күпме белгеч район, хәтта республика күләмендә җаваплы урыннарда эшли.

Бүген районда агрономы булмаган хуҗалыклар да бар. Ә “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендә алар икәү. Берсе – баш агроном, икенчесе – орлыкчылык буенча. Чөнки ширкәт элиталы орлыклар игү белән шөгыльләнә, республика күләмендә генә түгел, башка төбәкләргә дә орлыклар сата.

Ширкәтнең баш агрономы Рөстәм Мөхәммәдиев югары уку йортын тәмамлап 2008 елда туган якка кайта. “Ул вкытта ширкәттә өч агроном эшли иде, – ди Рөстәм. – Шәйдулла Имамович мине Курса-Почмакка бүлекчә агрономы итеп куйды, бер айдан орлыкчылык буенча агроном булдым. 2009 елдан – баш агроном”.

Менә бит яшь белгечкә нинди ышаныч! Һәм бу тикмәгә генә түгел. Чөнки Рөстәм шушы җирлектә үрнәк гаиләдә үскән. Әтисе Харис та агроном иде, абруйлы хуҗалык җитәкчесе булды. Һәм (урыны җәннәттә булсын) улының уңышларына чиксез горурлана иде. Рөстәм алган белемнәре белән генә тукталып калмады, хәзер ул авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты. Шушы көннәрдә генә аңа Татарстан Республикасының атказанган агрономы дигән мактаулы исем бирелү турында хәбәр алдык. “Ильяс абый мине ике ел алдан кандидат иткән иде инде”, – диде Рөстәм очрашканда. Хәзер хәтерләмим, ялгыш язган булганмындыр инде. Мин дә аптырап калмадым: “Димәк, синең кандидат буласыңны алдан күргәнмен!” – дидем. Аллаһ боерса, доктор да булыр әле ул.

Кемгәдер яңгырлар артык булып тоела башласа, агроном өчен – шатлык. “Бар нәрсәгә файдалы бүгенге яңгырлар, – ди ул. – Бөртекләрнең туеныр вакыты, күпьеллык үләннәрнең икенче каты өчен шәп булды, әле менә сенаж салуны дәвам итәбез”.

Без – арыш басуында. “Үзебезнең Татарстанныкы – “Зилант” сорты”, – ди баш агроном эре башакларны кулына алып. Сөбханалла, күз тимәсен – бер башакта 70тән артык бөртек! Гектарда фәлән центнер дип әйтмим, чөнки  кырдагысы түгел, амбардагысы ашлык, ди халык мәкале. Ә басуда уңыш бар! Исән-сау җыеп алырга язсын.


Ильяс ФӘТТАХОВ

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/ak-bars-agrokompleksy-shirkte-rnk-itep-kuyarlyk


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение