Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
05.07.2022
Иң осталар ярышты
5 июльдә “Курса МТСы” ширкәте базасында район сыер савучылары һәм ясалма орлыкландыру технологларының конкурсы үтте.
Ясалма орлыкландыру технологлары арасында беренче урынны “Казанка” ширкәтеннән Васил Низаметдинов яулады.
Сыер савучылар арасында “Северный” ширкәтеннән Нәзирә Нигъмәтҗанова җиңде.
Конкурста катнашучыларны район башлыгы Илшат Нуриев тәбрикләде. Ул район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең яңа җитәкчесе Абдуллин Ленар Илсур улы белән таныштырды, аңа уңышлар теләде.
Район башлыгы Илшат Нуриев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин конкурста җиңүчеләргә бүләкләр тапшырдылар.
Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/i-ostalar-yaryshty