События

Бер очрашу – бер гомер 17.07.2022

Бер очрашу – бер гомер

Аларны дуслар – полкташлар, дип атасаң да ялгыш булмас. Сүзем Дәүләт автомобиль инспекциясе (элек ул шулай гади генә итеп атала иде) ветераннары турында. Һәр елны, июль аеның беренче якшәмбесендә һөнәри бәйрәмнәрен бергә җыелып, истә калырлык итеп билгеләп үтә алар.

Быел да шулай булды, бергә эшләгән елларны искә алып, хатирәләрне яңартып утырдылар. Хатирәләр – китап язарлык.

Китап язарлык дип, язып куйдым да, тик нәрсәдән, кемнән башларга? Мөгаен, Наил Галимуллиннандыр. Мин редакциядә 1973 елда эшли башладым. Наил армиядән кайтып милициягә эшкә урнашкан, эчке эшләр бүлеге җитәкчесенең шоферы иде. Аннан автомобиль инспекциясенә күчте, озак еллар шунда хезмәт итеп лаеклы ялгы чыкты. Болай карап торуга кырыс кеше кебек тоелса да, гадел кеше ул. Аны белгән күпме танышлар белән сөйләшкән бар: кемгәдер авыр вакытында булышкан, киңәшләрен биргән, урынсызга җәберләүләрдән саклап калган.

Наилдән бик яхшы җырчы да чыккан булыр иде, ул “Олы юлның тузаны”н җырлап җибәрсә! юк-бар артистларың бер читтә торсын!

Габделхак Касыймовның 20 ел буе автомобиль инспекциясенең район бүлеген җитәкләве үзе күп нәрсә турында сөйли. Өч герой биргән Мирҗәм авылы егете Казанда чыныгу алып районга кайтты. Беренче адымнарыннан ук моңарчы иркенрәк яшәргә күнеккәннәргә моннан соң закон буенча яшәргә туры киләчәген сиздереп куйды.

Хәзерге вакытта ул “Гостехнадзор”ның Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы булып эшли. Аның эше – тавык чүпләп бетергесез, элегрәк бу өлкә күтәрелмәгән чирәм кебегрәк тоела иде. Зур тормыш тәҗрибәсе булган Габделхак Касыймов әкренләп анда да тәртип салды. Техниканы исәпкә кую, техник караулар үткәрү буенча күрсәткечләр елдан-ел яхшыра бара. Баш дәүләт инженер- инспекторы зур вәкаләтләргә ия, штраф та салырга, эшне зурракка да җибәрергә мөмкин. Чөнки монда сүз кешеләр  иминлеге турында бара. Әмма ул башта аңлата, үгетли, аянычлы мисаллар китерә. Сансызларга үзләренә үпкәләргә генә кала.

Равил Гыйззәтуллинны армый-талмый гаделлек сагында торучы кеше буларак беләм. Әтисе мәрхүм Зиннур абый да шундый иде. Андый кешеләргә бездә беркайчан да яшәве җиңел булмаган. Равил Зиннур улы бүген янып-көеп умартачылар мәнфәгатьләрен яклап йөри.

Миңа әлеге егетләрнең һәркайсы белән тыгыз элемтәдә эшләргә туры килде. Бергә рейдларга чыга идек, нәтиҗәләрен газетада яктыртып бардык. Бүген дә очрашкалап торабыз, исән-сау булсыннар!


Фото https://carhack.ru/wp-content/uploads/2017/12/prdkprdkmnt.jpg

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/ber-ochrashu-ber-gomero


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение