События

Ташкичүдә «Сөлгеле капка» фольклор фестивале узды 21.07.2022

Ташкичүдә «Сөлгеле капка» фольклор фестивале узды

Арча районы Ташкичү авылында "Сөлгеле капка" фольклор фестивале узды. Фестиваль татар традицион мәдәниятен саклау, районыбыз халкына фольклор иҗаты чыганакларын, халкыбызның бай халык авыз иҗатын, рухи мирасын ирештерү, онытыла барган борынгы йолаларны, халык җыр-биюләрен саклап калу һәм киләчәк буыннарга җиткерү, катнашучы коллективларга иҗади тәҗрибә уртаклашу максатында уздырылган. ("Татар-информ")

"Сөлгеле капка" Арча муниципаль районы башкарма комитетының "Мәдәният идарәсе" муниципаль учреждениесе, "Арча район Мәдәният йорты" муниципаль бюджет учреждениесе, Ташкичү авыл Мәдәният йорты тарафыннан оештырылган. Катнашучылар "Халык жыры", Халык биюе", "Инструменталь башкару", "Фольклор этнографик куренеш" номинацияләрендә чыгыш ясады. Фестивальгә 40тан артык гариза килгән. 

Катнашучылар арасында Әтнә, Мамадыш, Биектау, Яшел Үзән районнарыннан һәм Мари Эль республикасы, Казан шәһәреннән килгән иҗат коллективлары да булды.

Тантаналы чараны Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вафина Эльвира Шамил кызы ачып җибәрде. Ул әлеге фестивальнең дәвамлы булуын теләде. «Чараны оештырганда, Россиядә халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елын күздә тоттык. Бүген моңлы җырлар ишеттек, фольклор әсәрләре, халык иҗаты аша әби-бабайларыбыздан калган гореф-гадәтләрне хәтеребездә яңарттык.

Фестиваль милли җәүһәрләребез булган халык җырларының матурлыгын, фольклор әсәрләренең аһәңлеген ассызыклап, җырлы-биюле халык уеннарына мәхәббәт тәрбияләү өчен уздырылды. Ерак араларны якын итеп килгән иҗади коллективларга, сәнгать осталарына бик зур рәхмәт, - диде үзенең чыгышында Арча муниципаль районы Башкарма комитетының «Мәдәният идарәсе» муниципаль учреждениясе җитәкчесе Илфар Әюпов.


Фестивальдә катнашучыларга диплом һәм истәлек бүләкләр тапшырылды.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/arcada-solgele-kapka-folklor-festivale-uzdy-5857615

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/tashkichd-slgele-kapka-folklor-festivale-uzdy


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение