События

Эстрада йолдызлары балаларга шатлык бүләк итте 24.07.2022

Эстрада йолдызлары балаларга шатлык бүләк итте

“Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен ул көнне гади генә түгел, ә “йолдызлар яңгыры” яуды.

14 июнь көнне балалар белән очрашырга Казаннан бер төркем артистлар килде. Алар куйган концерт ике сәгать ярым барды. Балалар чыгышларны тын да алмый карады, артистларга кушылып җырлады, алкышларга күмде.

Беркөнне безгә “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт белгече булып эшләүче Гөлнара Сәлихҗанова шалтыратты.

– Стадионда хәйрия концерты булачак. Артистлар кайта. Соңыннан сабантуе үткәрәбез. Сезне дә чакырабыз, – диде ул. – Көн болытлап тора, яңгыр гына яумасын инде.

Икенче көнне бәйрәмгә килергә вәгъдә биреп телефонны куйдым. Балалар бәхетенә яңгыр яумаса гына ярар иде, дип теләдем. Тик... иртәдән күкне болытлар каплады, бәйрәм вакыты якынлашыр алдыннан яңгыр ява башлады.

Әмма авырлыклардан курыкмаган, нинди генә хәлдән дә чыгу юлын табып балалар күңелен күргән тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре бу юлы да югалып калмыйлар, бәйрәмне Мәдәният йортына күчерәләр. Артистлар да килә.

– Июнь башында социаль челтәрдә Зөлфәт Зиннуровка чыктык. “Безнең үзәккә килеп, балалар белән күрешеп, аралашып китә алмассызмы? Безгә артистларның бер дә килгәне юк. Күңелләрен күрәсе килә иде үзәктә тәрбияләнүчеләрнең. Шунда сабантуе да үткәрер идек”, – дип хәбәр юлладык. Ышанырсызмы, юкмы, ул 15 минут эчендә безгә җавап бирде. “Киләбез. Июнь ахыры яисә июль урталары булыр”, – диде. Түземсезлек белән көттек. Һәм, ниһаять, ул көн килеп җитте. Бер 3–4 кеше булырлар, дип уйлаган идек, Зөлфәт Зиннуров үзе белән 19 артист алып килде. Бу чараны оештыручылар гап-гади хезмәткәрләр – мин, музыка белгече Ләйсән Галиева, тәрбияче Гүзәлия Гыйльфанова бит. Сүзне тыңларлар, дип ышанып та бетмәдек, – диде Гөлнара Сәлихҗанова. Ә алар шундый көчле концерт куйдылар.   

Җырчылар Альбина Апанаева, Нурзадә Вәлиуллина, Зөлфәт Зиннуров, Зарина Никитина, Азат Фазлыев, Альбина Кармышева, Игорь Дмитриев, сүз остасы Ядкәр Хәбибуллин һәм башкалар, русча да, татарча да җырлар башкаралар, сәхнәгә чакырып балаларны да җырлаталар, биетәләр, сөйлиләр, музыка коралларында уйныйлар.

– Бу чараны үткәрүдә дә булышырга теләүчеләр бик күп булды. Берсүзсез ярдәм итәргә ашыктылар. Стадионда булса, бушка батут, попкорн, татлы мамык та өләшәселәр иде, – диделәр оештыручылар. – Нурия Гыймадиева ярдәм кулы сузды. Ул хәтта стадионда чәй эчү зонасы әзерләргә дә уйлаган иде. Энҗе Сәлимҗанова, Лилия Гыйззәтова, “Шәрык” мәчете имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Дулкарнаев сабантуе өчен бүләкләр алуда булышты. Арча педагогика көллиятендә укыткан укытучыбыз Булат Шакиров фотоларга төшерде. Аларның барысына да чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез.

Концерттан соң сабантуе да гөрләп үтте. Балалар төрле уеннарда катнаштылар, бүләкләргә шатландылар, күңел ачтылар. Озак еллар  эшләп лаеклы ялга киткән ветераннар да бәйрәмгә килгән. “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәген тәмамлап чыккан егетләр һәм кызлар да чакырылган иде. Алар да читтә калмадылар. Ранис Хәйруллин, Гөлүсә Гарифҗанова, Айгөл Шакирова, Коля Чистяков яраткан җырларын башкардылар.

Бу көн балаларга гомер онытылмаслык күңелле мизгелләр бүләк итте.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/estrada-yoldyzlary-balalarga-shatlyk-blk-itte


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение