События

“Канатны канатка куеп яшәр кешең булсын ул...” 26.07.2022

“Канатны канатка куеп яшәр кешең булсын ул...”

Яңа Кырлайдан Зәкия һәм Мансур Шакировлар бриллиант туйларын билгеләп үттеләр. Бу уңайдан Арчаның ЗАГС бүлегендә тантаналы чара узды.

Кулга-кул тотынып музыка астында балалары, туганнары, күршеләре, якыннары яныннан түргә үткәндә дә, алар турында матур сүзләр әйткәндә дә Мансур абыйның күзеннән яшь китмәде. “Шундый йомшак күңелле инде мин”, – диде ул сүз биргәч тә әйтә алмыйча урынына утырып һәм өмет белән хатыны Зәкиягә карап. Икесе дә шундый мөлаемнар, тыйнаклар. Бер мизгелдә күзләренә карап алып та бер-берсенең нәрсә әйтергә, эшләргә теләвен аңлап алалар. Алтмыш ел бергә – аз гомер түгел шул.

Мансур абый алты балалы гаиләдә туа. Укуын тәмамлаганнан соң армия сафларында хезмәт итеп кайта.

– Без күршеләр булып яшәдек. Әнисе урын өстендә ята иде. Абыйлары бик кыстадылар. Өч көн эчендә кушылып та куйдык. Әнкәй дә аякка басты. Мин килгәч алты ел яшәде. Өч бала туды. Аллага шөкер, бик матур гомер иттек. Сүзгә килгән булмады, – диде Зәкия апа.

– Армиядән кайткач әни: “Чәче белән җир себерә торган кыз бу. Ычкындыра күрмә”, – диде. Бик яратты ул Зәкияне, – дип куйды Мансур абый. – Әни сүзен тыңладым һәм уңдым.

Зәкия апа да күп балалы гаиләдән. Беренчесе буларак, үзеннән соң туган алты баланы карау да, әти-әнисенә булышу да аның җилкәсенә төшә. 7 сыйныфны тәмамлаганнан соң колхозда эшли, фермада сыер сава, алдынгылар рәтендә була. Фоторәсеме мактау тактасыннан төшми. Мансур абый да сынатмый. Озак еллар тракторда эшли.  “Хезмәттәге батырлыгы өчен” медален ала. Авылның иң яхшы балта остасы да була ул. Бу һөнәргә әтисеннән өйрәнеп кала.

– Яңа Кырлай авыл җирлегенә кергән сигез авылда алар кебек гаилә бармы икән? Иң тырыш гаиләләрнең берсе. Үзләре дә, балалары да уңган, булган. Бәрәңге утыртуны элек Мансур абыйдан башка күз алдына китерә алмасак, хәзер аның урынына улы Илсур калды. Техника җене кагылган аларга, – диде авыл җирлеге башлыгы Газинур Сәфәров. – Әллә ниләр ясыйлар. Алга барган тракторны янга да җибәрә алалар.

– Зәкия апа гомере буе терлекчелектә эшләде. Мансур абый – механизатор. Сүз тыңлый, дип бөтен эшне аңа тапшыралар иде. Беркайчан да каршы килмәде. Ике уллары да авылда калды. Илсур алдынгы тракторчы, бик күп бүләкләр алды. Илнур турында техника буенча профессор, диләр. Хуҗалыкка 35 миллионлык бәрәңге ала торган комбайн кайтты. Кемгә бирергә? Илнурга! Әнә шундый тырыш егетләр үстерделәр Зәкия апа белән Мансур абый. Кызларын да шунда ук күреп алып, Чаллыга алып киттеләр. Хәзер гаиләсе белән шунда яши. Киленнәре дә үзләренә охшап килде, – диде күршеләре Фарух Мортазин.

Зәкия апа белән Мансур абыйны балалары, оныклары, оныкчыклары котлады. Кечерәк кенә буйлы, кызларныкы кебек нәфис гәүдәле Зәкия апа чәчәк бәйләмнәре арасында күмелеп үк калды.

– 60 ел гомер итүче гаиләләр күп түгел. Мондый тигез, матур тормыш бөтен кешегә дә бирелми. 65, 70 ел бергә яшәвегезне дә бүгенге кебек бергә-бергә зурлап билгеләп үтәргә насыйп булсын, – диде район хатын-кызлар советы рәисе Альмира Гатауллина.

Ул юбилярларга район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләге тапшырды. Мансур абый белән Зәкия апа ЗАГС бүлегенең Дан китабына кул куйдылар. Булат Бәхтияров башкаруындагы җырлар да аларга багышланды. 


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/kanatny-kanatka-kuep-yashr-keshe-bulsyn-ulkhd


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение