События

Шушмабаш урамнарында эш гөрли 27.07.2022

Шушмабаш урамнарында эш гөрли

Бу турыда Шушмабаш мәктәбе директоры Рәзилә Шәймәрдәнова хәбәр итә.

Жэй башыннан Шушмабаш урамнары кырмыска оясын хәтерләтә.  Урамнарга  асфальт  юллар һәм дә шәһәрләргә, зур бистәләргә генә хас булган җәяүлеләр өчен тротуар җәю эшләре бара. Авылыбыз өчен горурлык хисләре  куңелне ашкындыра. Олылар : “Хай, балалар, моны да күрер көннәр бар икән”,-  дип куанса, яшь буын: “Шәһәрдән  кай җиребез ким,”- дип шатлана. Мәктәп, шифаханә, сәүдә үзәкләре, социаль объектлар -  барсының да каршысында парковка мәйданчыклары асфальтан булу исәпкә алынган.

“Татавтодор”ның Арча булекчәсе җитәкчесе Альберт Тәлгать улы Сафиев командасы, бер генә минутны да бушка сарыф итмичә, һәм иң мөһиме, һәркем үз эш урының “кирәкле бер механизмы”  булып, барлык юл салу тәлапләрен төгәл үтәп, эшләренә бик җаваплы карыйлар. Мастерлар Хөсәинов Ильнур , Заляев  Альбертлар үз эшләренең профессионаллары икәнен билгеләп үтәргә кирәк. Экскаваторчылар Госман, Ильфатлар, КамАЗист Фәнисләр һәм тагын бик куп исемәрен белеп бетермәгән юлчылар - бик тырышлар, булсын дип торалар. Аерым, үзебезнең  Шушмабаш мәктәбе чыгарылыш укучысы Асатов Әсхат хакында: ”Бубезнең укучы!”-  дип горурланып  куябыз. Нинди зур тракторны иярләп, туган ягы өчен файдалы хезмәт куя.

Гарипов Руслан җитәкчелендә ООО СК Строй груп егетләре салган тротуарлардан кәс-кәс басып,  эшкә –укуга –балалар бакчасына барганда купме авыл халкы рәхмәтләрен әйтәчәк аларга игелекле хезмәтләре өчен.

Кырмыска оясын хәтерләтә дип башладым сүземне, эйе нәкъ шулай. Юлчылар үз эшен башкарса, ООО “Линда”газовиклары шул вакытта  юллар астыннан узучы газ торбаларын яңарта.Ахмадуллин Хәмит абый бригадасы һава торышының эссе суыгына карамыча бик тә җаваплы эш башкаралар. “Сеңлем, нык мөһим эш башкарабыз. Эссе, авыр - дип торып булмый. Бу торбалар өчен без 15 ел җаваплы булып торабыз, минем тамга кала торбаларда,  шуңа күрә үтә төгәл булырга кирәк “- диде. Алар командасындагы эксковаторчы Айдар турында “ювелир” ул диләр. Трактор чумече  белән миллиметрларда төгәл идарә итә.

Эйе, Шушмабаш урамнарында, һәркайда эш кайный. Күперчеләр бригадасы  авылны  икегә бүлуче күперне яңартуда үзләренең көчләрен куя. Искәртеп үтәм, барлык нечкәлекләрне исәпкә алып, эшли егетләр.Оста куперчеләр: прораб Сергей, мастер  Петр, эксковаторчы егет Алмаз һәм башкалар ... Күзәтеп йөрүемчә, кайсылары төшке ашка да тукталмыйлар!

 “Таттелеком” берләшмәсе  егетләредә авылыбызның элемтә системесы: интернет, телефон челтәрен яңартып калу өстендә матур хезмәтләрен куя. Нәкъ «ашыгыч  ярдәм” машинасына хас үзләре, кирәк чакта, кирәкле урынга момент килеп җитәләр.

Шушы кырмыска оясын бер йодрыкка туплап, кайда нинди эш барганнын барлап, күз уңында тотып, эшләүче тынгысыз авыл советы җитәкчесе Вәзир Вазыйх улы Сагитов,  авылның төзеклеге турында тирәнтен кайгыртучы  -  төпле җитәкче.

Менә шундый  матур хәлләр авылда.  Күңелләрне җилкетеп, авылның киләчәге булуга өмет тудырган, авылыбызны юллы итүгә үзенең зур өлешен керткән  районыбыз җитәкчесе Нуриев Ильшат Габделфәрт улына Шушмабаш халкы исеменнән олы рәхмәтебезне юллыйбыз. Районыбыз авыллары  киләчәге матур булсын. Илләр имин, еллар тыныч булып, мул тормышларда яшик.  Юлларына асфальт түшәлгән авыллар саны артсын.



Шушмабаш урта мәктәбе директоры,

Район Советы депутаты Рәзилә Шаймарданова


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/shushmabash-uramnarynda-esh-grli


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение