События

Шушмабаш мәктәбеннән өйрәнергә була 30.07.2022

Шушмабаш мәктәбеннән өйрәнергә була

 “ Сәяхәтләр көндәлеге ”н тулыландырып...

Шушмабаш урта мәктәбе коллективы ның  “Сәяхәтләр көндәлеге”  2022 елның  унөченче июль көнендә тагын бер биткә калынайды.

Җылылыгы, дымы мулдан булган, табигате яшеллеккә чумган  чып – чын җиләкле җәй. Күбебезнең яраткан ел фасылының нәкь уртасы, искитмәле матур көннәре.

Һәрберебез көтеп алган чираттагы отпуск ялларында, өй мәшәкатьләренә, бакча эшләренә чумып онытылып яшәп ятканда, уку елы ахырында күңелләрне җилкендергән хыялны тормышка ашыру вакыты җитүе турында хәбәр алабыз. Инде каядыр чыгып та китәсе килми кебек, әзерләнергә, җыенырга ирендерә сыман. Әмма гаиләдә артык кискен хәл итәсе мәсьәлә булмаганда һәркем җайлап юлга җыена. Барган урыннардан никадәрле күтәренке кәеф, истәлекләр белән кайту, үз коллективың белән ял итү үзе аерым күңелле булуы искә төшә.

Коллективыбызны инде дистә елдан артык тынгысыз, күп сәяхәт итәргә яратучы, үзе генә түгел бик күп истәлекле матур урыннарны коллективына күрсәтергә, белдертергә теләүче, коллегаларының күзаллавын үстерүгә күп көч куючы, сәламәт ял итәргә өндәүче  Рәзилә Габделнуровна Шәймәрданова  җитәкли. Нәкъ тә менә аның тәкъдиме, яратып оештыруы, тәвәккәллеге нәтиҗәсендә коллективыбызда һәрберебез барган сәяхәтләребезне сагынып искә алабыз. Һәм чын күңелебездән җитәкчебезгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

“Сәяхәтләр көндәлеге” битләрен барыбыз бергә ачабыз һәм бергә үткән юллар, танып – белү объектлары, музейлар, табигатьнең үзенчәлекле урыннары, сыйланган тәм – томнар, хәтта кайсыбыз бара алган, кайсыбызга ни сәбәпле бару насыйп булмаган, бар да искә төшә. Чөнки сәяхәтләр алар коллективны тагын да берләштерә, дуслаштыра, ярдәмләшүне үстерә,  матур аралашуны да ныгыта.

2012 ел 12 октябрь – Чебоксар;

2014 ел 7-12 июль – Санкт –Петербург;

2015 ел 29 сентябрь – Болгар;

2017 ел июнь– Алабуга;

2018 ел 21 май – Йошкар – Ола;  21 сентябрь – Свияжск, Иннополис ;

2019 ел 30 сентябрь – Чистай;

2020 ел 30 сентябрь – Тәтеш;

2021 ел октябрь – “Ижминводы”, 30декабрь Әтнә;

2022 ел 13 июль – Лаеш , “Кама диңгезе”

һәм күптапкырлар Республикабыз башкаласы Казан.

Яңа сәяхәтебез Татарстан Республикасының көнбатышында Идел белән Кама елгасы кушылган урында урнашкан Лаеш районына булды. Районны “Державин крае” диеп тә атыйлар. Районның төп музее 1997 елда ачылган һәм  Рәсәйнең данлыклы шагыйре Г.Р. Державин исемен йөртә.

Музейда дүрт экспозиция һәм бер күргәзмә залы бар. Экспозициядә "Борынгы заманнардан алып ХХ гасыр башына кадәр Лаеш төбәге", "Лаеш районы икътисадын үстерү", "Вакыт елгасы. Державин тормышы", "Бөек Ватан сугышы елларында Лаеш районы" заллары бар. Экскурсияне музейда һәм Лаеш шәһәре буйлап музей директоры Муртазина Фарида Гафиулловна оештырды һәм бик матур итеп үз туган телебездә сөйләде. Чыгышы белән Балтач районы кызы берничә дистә еллар буе шушы төбәктә хезмәт куя. Без аның үз эшенең искиткеч остасы, яшәгән төбәген чын күңеленнән яратып өйрәнүче  булуын күреп сокландык.

Районның исемен соңгы вакытта тагын да күбрәк яңгыраткан тарихи урын “Семрук” киноплощадкасы. Барыбыз да кызыксынып караган “Зөләйха күзләрен ача” сериалы төшерелгән әлеге күп функцияле декорация Куйбышев сусаклагычы киңлекләренә карый. Сусаклагыч илебезнең зур елгасы Иделгә иң эре кушылдыгы  Кама елгасы койган урында төзелгән. Киңлеге 40 кмдан артык. Куйбышев сусаклагычы ярында шулай ук Идел – Кама дәүләт тыюлыгының бер өлеше Саралин тыюлыгы да урнашкан.

Алдагы тукталышыбыз  "Кама диңгезе" пляжы. Бу зур парк - пляж, яр буе буйлап  890 метрга сузылып урнашкан. Ял итү өчен балалар  мәйданчыклары, өлкәннәр өчен ял зоналары булдырылган һәм  бик матур пейзаж.

Табигать кочагында матур ялдан соң һәркем күчтәнәчкә Лаеш балык заводыннан тозланган, киптерелгән, яңа гына тотылган тәмле балыклар алып  өйгә кузгалдык. Көнебез файдалы һәм бик күңелле үтте. Шулкадәр уңайлы яңа, чиста автобуста, бик тә матур җырлар тыңлатып имин йөртеп Нәкыйп абый авылыбызга алып кайтып та җиткерде. Бүгенге сәяхәтебездә яңа урыннардагы табигать һәм тарихи һәйкәлләр  белән генә түгел, эшләренә хөрмәт белән сокланып карарлык яңа шәхесләр белән дә очраштык.  Күңелләрдә бары тик зур рәхмәт хисләре генә артты.

“Безнең анда барганыбыз бар!”,- диеп горурланып сөйли ала торган сәяхәтләрдә алга таба да өстәлсен, имин йөрергә насыйп булсын.

Шушмабаш урта мәктәбенең география укытучысы Рузилә Һадиева.

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/shushmabash-mktbennn-yrnerg-bula


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение