События

Эш өчен янып йөргән укытучылары бар 06.08.2022

Эш өчен янып йөргән укытучылары бар

1 сентябрьгә бер айдан кимрәк вакыт калып бара. Мәгариф учреждениеләре балаларны кабул итәргә әзерме?

Ел да яңа уку елы алдыннан аларның әзерлеген тикшерү максаты белән  махсус төзелгән комиссия мәктәпләр, балалар бакчаларын йөреп чыга. Быел ул 21 июльдән башланып китте.

Без Сеҗе юнәлешендәге мәктәпләрдә. Курса разъездында балалар бакчасы да, мәктәп тә тимер юл буенда ук урнашкан. Балалар бакчасы җитәкчесе Валентина Фәсәхетдинова 23 ел инде поезд белән Арчадан килеп эшләп йөри. Башта тәрбияче булган, соңгы 10 елда җитәкче. Гөлназ Гафурова пешекче дә, няня да. Үзләре җыештыралар, кышын кар көриләр, җәен печәнен чабалар. Кирәк икән, гаиләләре белән килеп эшлиләр. Әти-әниләр булыша. Үз йортыбыз кебек карыйбыз, диләр. Күренеп тора, 1985 елда салынган бина димәссең дә. Сап-сары итеп юылган агач стеналар, идәннәр. Андагы чисталык, тәртип. 6 бала йөри. Узган ел да шулай булган. Читтән кайтып, йортлар сатып алучылар бар икән, шуңа балалар саны кимер, дип уйламыйлар.

– Курса урманчылыгы белән хезмәттәшлек итәбез. 2018 елда идәннәрне җылытып эшләп бирделәр. Без аларга дару үләннәре җыябыз, – диде Валентина Петровна. – Иске мебельләрне карап кына тотабыз. Территория дә матур булсын, дип тырышабыз.

Балалар бакчасында   туклану буенча да сөйләшеп алдык. “Туклану бик яхшы. Бөтен нәрсә хәләл. Казаннан вакытында китерәләр. 6 бала өчен дә киләләр. Ит, балыклар, яшелчә яңадан-яңа, җиләк-җимешнең төрлесе, соклар алыштырылып тора, продуктлар бар да төрелгән”, – диде балалар бакчасы җитәкчесе.

Мәктәп тә шунда гына. 27 бала булган. Берәү тәмамлаган, дүртәү керергә җыена. “Арту ягына бара”, – ди мәктәп директоры Лилия Борһанова. Ул үзе шушы авылныкы. 25 ел әлеге мәктәптә эшли. 1990 елда төзелгән, бер тапкыр да төзекләндерелмәгән, тәрәзәләреннән салкын өргән, укытучылар көче белән карап торганга гына ярыйсы булып күренгән иске агач бина. “2023 елга ныклап төзекләндерергә вәгъдә иттеләр”, – дип өметләнә җитәкче. Тик мондый зур иске бинаны тәртипкә салганчы, кечерәк кенә яңаны төзеп куюың хәерлерәк булмасмы?

– Балалар санының арта баруы – уңай күренеш. Кайбер зур мәктәпләрдә дә алар кимү ягында, – диде район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин.

Г.Камал исемендәге Сикертән 9 еллык мәктәбенең территориясе искитәрлек, үзенә тартып тора. Биек агачлар ике яклап бинага кадәр озата бара, аннан чәчәкләр патшалыгы каршы ала.

– Территория бик зур безнең, – диде мәктәп директоры Шәүкәт Сөнгатов. – Өч гектар. 35 сутый бәрәңге җире аерым. 45 төп карлыган  куагы гына бар. 

– Бинаның эче дә бик матур. 2003 елда төзекләндергәннәр иде. Шуннан бирле үзебез ел да бер карап чыгабыз, – диде директор урынбасары Гөлназ Шәмсемөхәммәтова. – 40 бала иде бездә. 8 укучы тәмамлап төрле уку йортларына керде, 3 бала беренче сыйныфка киләчәк. Киләсе елга бишәү булыр, дип көтелә. Перспектива бар. Балаларыбыз туризм белән бик теләп шөгыльләнә. Пионерлар йорты филиалы эшли бездә. Илүзә Шәмсемөхәммәтова белән Зәринә Солтанова республика командасына йөрделәр. Икесе дә уку алдынгылары.  Олимпиадаларда да җиңүләре күп. Зәринә (быел тәмамлады) республикада геология буенча икенче булды. Илүзә районда дүрт фәннән приз-лы урын алды.

Балалар бакчасы мәктәп бинасында, ишеге генә икенче. 22 бала белән ачылган булган. “Хуҗалык җитәкчесе Шәйдулла Сәләхов кайбер шәһәр бакчаларында булмаган уңайлык, матурлык тудырды. Хәзер 10 бала. 3 бала китеп, 2 бала килде”, – диде мөдире Рамия Солтанова.

Ә менә Курса-Почмакта быел бакчада 22 бала буласы, тагын чиратта торучылар бар, тик... урыннары юк. Тар, кысан гына йокы бүлмәсендә караватлар ике катлап куелган, уен бүлмәсе дә кечкенә генә, шунда ашыйлар да. Бер унитаз, ике раковина, чират белән утыралар, юыналар. Кечкенә балаларның йоклап торганнан соң бәдрәфкә чират торуларын күз алдына китереп карагыз.

– 1986 елда ачылган такта йорт бу. 2018 елда өлешчә төзекләндерелгән иде. Тәрәзә, түбә алышынды, тышладылар. Тик аның белән генә була торган түгел. Район башлыгы бер килгәндә яңа кирәк икән, дип киткән иде. Өметләнеп торабыз, – диде 25 ел биредә эшләүче тәрбияче Гөлназ Хәкимова.

Ә мәктәбе, сүз тидерерлек түгел, гөрләп тора. Территориясенә керү белән үзеңне оҗмах бакчасында итеп тоясың. Директоры Нурзилә Сабирҗанова үзе бер хыялый, укытучылары да шундый.

– Матурлык яратабыз, – диде директор. – Мәктәп укучыларны урамнан ук үзенә тартып торырга тиеш. Урамда кечерәк кенә музей – элеккеге хуҗалык ишегалды, ял почмагы  оештырдык. Җил тегермәне, уфалла арбасы, кое – хәзер балалар аларның нәрсә икәнен дә белми бит. Территориябез зур, матур да булсын, дип тырышабыз. Моннан тыш, җиләк-җимеш агачлары да, яшелчәләр дә җитәрлек үстерәбез.

9 сыйныфны – 11, 11 сыйныфны 3 бала тәмамлаган. Өчесе дә  бердәм дәүләт имтиханнарын югары балларга тапшырган. Инсаф Кәримов хәтта рус теленнән 98 балл җыйган. Барысы да югары уку йортларына укырга кергән. “4 укучы 1 сыйныфка килә, дүртәү 10 сыйныфка калды. Авыл яшәрә. Яшь гаиләләр арта. Укучылар санын 80нән киметмибез”, – ди Нурзилә Сабирҗанова. – Мәктәбебез яхшы. Матди-техник база яңартылды. Лаборатор эшләргә приборлар кайтты. Робот техникасы белән шөгыльләнәләр. Балалар районда урыннар да алып кайттылар. Музеебыз бар. Укысыннар гына”.Шушмабаш авыл җирлегендә эш Шекә башлангыч мәктәбеннән башланды. Бинасы яхшы. Шунда балалар бакчасы, медпункт, авыл китапханәсе, клуб, спорт залы. Керү юллары аерым.

Реклама







– Балалар бакчасы яши, киләчәге бар, дип әйтә алабыз. 15 бала йөри. 4 кыз, 11 малай. Эшләү өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Экран да, ноутбук та, проекторлар да, күрсәтмә әсбаплар да бар, – диде мөдире Лилия Әскәрова. 

Мәктәптә 8 бала. Балалар саны артуга өметләнергә генә кала.

Шушмабаш мәктәбе директоры Рәзилә Шәймәрданова кебек мәктәп өчен янып-көеп йөргәннәр күбрәк булсын иде. Аларның искиткеч бай бакчалары турында да язган булды. Укытучылар, укучыларның тырыш хезмәте нәтиҗәсе ул. Спорт, волейбол мәйданчыклары, каршылыклар полосасы, география почмагы – барысы да бар. Территориясе гөлбакчаны хәтерләтә. Эчке яктан да шундый ук матурлык, байлык.

– 150 бала бездә. Быел 17 бала керә. Уку өчен мөмкинлекләр бик күп. Матди-техник база нык. Һәр кабинетта диярлек проекторлар. Малайлар, кызлар өчен җиһазландырылган технология бүлмәләре. Робот техникасы буенча аерым бүлмә бар. Үзебезнең музеебыз, Дан аллеясы белән горурланабыз. Спортзал яхшы, тренажерлар белән аерым зал бар. Анда көзгеләр куеп бию залы ясарга хыялланабыз. Өйрәтергә биючебез дә булачак. Театр түгәрәгебез эшли. Дип-ломнары да бар, – диде Рәзилә Шәймәрданова. – Ашханәдә төзекләндерү бара. Яңа җиһазлар да кайтты.

Шушмабаш балалар бакчасында хезмәткәрләр кулы белән эшләнгән әкият геройлары каршы алды. Гомумән, бакча әкият дөньясын хәтерләтә.

– Балалар мәйданчыгын яңаны көтәбез. Район башлыгы вәгъдә иткән иде. Бина да төзекләндерүне сорый, – диде мөдире Гөлназ Хәлиуллина. – Бакчада 22 бала, 2 төркем. Хезмәткәрләр бик тырыш, намус белән эшлиләр. Булмаган әйберне үз куллары белән ясап куялар. 

Сәрдәбашта балалар бакчасы юк, мәктәп тә иске, начар бинада. 30 еллык такта йорт. Бетерергә дигән фикер дә булган. Авыл халкы каршы төшкән. Менә шул искене үз тырышлыклары белән яңартып, буяп, карап торырга тырышалар.

Носы балалар бакчасы да 1993 елда эшли башлаган. Шуннан бирле төзекләндерелмәгән. Беренче карашка ярый кебек, зур, 6 бала өчен иркен, һавасы яхшы. Әмма боларның барысы да хезмәткәрләр тырышлыгы нәтиҗәсе. “Түшәмнән берничә урында су үтә. Агач тәрәзәләр, телефон да юк”, – диде мөдире Ләйлә Әсәтова.

Носы мәктәбендә технология фәнен бик теләп укыйлар икән. Ә бу хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү дигәнне аңлата. “Кызларны тегәргә өйрәтәбез. Тегү машиналары җитәрлек. Малайлар да бик теләп тегү белән шөгыльләнә”, – диде Вәсим Бәдретдинов. – Аннан бакчабыз бик яхшы. Быел 5000 төп сарымсак утырттык. 200 төптән башлаган идек. Сатабыз. Алучылар да бар”.

Бина читтән караганда бик яхшы кебек. Зур, матур, яңа. Әмма һәрнәрсәнең үз нечкәлеге бар шул. “Тигезсез урынга урнашты ул. Тигезләү өчен бик күп ком, балчык салынды. Хәзер шулар утыра, стенада ярыклар барлыкка килә, – диде директор. – Төзекләндерү кирәк. 2024 елга вәгъдә иткәннәр иде инде. Көтәбез”.   

Ашытбаш мәктәбен “алтын коючы” мәктәп дияргә була. Биредә белем алган барлык 343 баланың 54е алтын медальгә тәмамлаган. Һәр җиденче укучы, дигән сүз. Быел да 3 алтын медальләре бар. 80нән югарырак баллга тапшырганнар бердәм дәүләт имтиханнарын да.  Рүзәл Әүһәдиев быел ике алтын медаль алган, икенчесе чаңгы буенча. Без китәр алдыннан гына мәктәп директоры Рәмизә Кавиевага аның югары уку йортына керүе турында хәбәр иттеләр.

– Уңышларыгызның сере нәрсәдә? – дип сорады аннан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина.

– Укытучылар бик көчле, тәҗрибәле, – диде директор.

Акчишмә башлангыч мәктәбе төзелгәнгә дә икенче елга 30 ел була. Авылның үзәге икән ул. ФАП та, китапханә дә, клуб та шунда, сайлаулар әлеге бинада үтә. Ике укытучы кулында бөтен эш. Укыту, җәен бакча. “Тырышабыз, үстерәбез, сатабыз, акчасын мәктәп өчен файдаланабыз”, – диләр. Ә беренче сентябрьгә 5 бала килер, дип көтәләр.

Әнә шулай зур мәктәпләр гөрләп яши, кечкенәләр шактый кыенлык кичерә. Әмма барысы өчен дә бер проблема – балалар саны кимү. Ә мактауга лаек яклары – алтын бәһасенә торырлык тырыш, эш өчен янып йөргән укытучылар коллективы.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/esh-chen-yanyp-yrgn-ukytuchylary-bar


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение