События

12 балалы һәм 34 оныклы гаилә Арча стадионында бәйрәм итә 12.08.2022

12 балалы һәм 34 оныклы гаилә Арча стадионында бәйрәм итә

Кичке сәгать 5тән соң Арчаның Казансу паркына төшеп барыш. Арча тавыннан төшүгә юлымда бер көтү бала-чага белән "Казан арты" тарих-этнография хезмәткәре Гөлүсә Хаҗиева очрады. Янында таныш түгел ханымнар да бар. "Нишләп йөрисез? Берәр төрле чара оештырасызмы әллә?" -- дип сорадым Гөлүсәдән. Гөлүсә бик ачык кеше, елмаеп: "12 балалы Галәветдиновлар гаиләсе Сабантуй-гаилә бәйрәмен оештыралар. Мине дә дәшми калмыйлар. 12 баланың берсе -- Миләүшә белән бергә укыдык без", -- дип сөйләде. 

Әниләре Тәзкирә ханым исән түгел икән инде. Әтиләре Тәбрис яңадан өйләнеп, Ташкичүдә төп йортта яши. Балалар инде хәзер үзләре башлы-күзле. Кайсы Казанда, кайсы Арчада яши. 12 балалаы гаиләдә 34 онык. Төп йортка кайтып-килеп йөриләр. Ә монда Арча стадионына, Казансу паркына ел да җәен Сабантуй-гаилә бәйрәмен үткәрергә җыелалар. Стадион янында чыршылар арасында табын корып, төрле уеннар оештырып, бик матур ял итәләр. Бу гадәткә кергән инде. Без бу зур гаиләгә исәнлек-саулык, балалар бәхете телибез!

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/12-balalay-gail-archa-stadionynda-byrm-it


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение