События

Тәгәри тормыш арбасы... 16.08.2022

Тәгәри тормыш арбасы...

Иске Ашыт мәдәният йорты хәзер ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, районның мактаулы гражданины, тыл ветераны Саяра Фәттерахманова исемен йөртәчәк.

Узган атнада биредә зур тантана булды – Саяра ханымның исемен мәңгеләштерү максатында мәдәният йорты стенасына мемориаль такта куелды.

Тантаналы чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Мәдәни ресурслар үзәгенең Стратегик үсеш һәм икътисад буенча директор урынбасары Әнзия Закирова, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мәдәни ресурслар үзәге методисты Миләүшә Насыйбуллина, Саяра Фәттерахманованың авылдашлары, аның белән бергә хезмәт юлы узган чордашлары катнашты.

– Саяра Фәттерахманова  клубка  1949 елда килә һәм 40 елга якын гомерен мәдәният эшенә багышлый. Авыл кешеләренең рухи дөньясын баету, халык арасыннан талантлар эзләп, аларны клубка тартуга зур көч куя. Ул эшли башлаган елларда клубы да нинди була бит – аскы бүрәнәләре череп беткән, кыш көннәрендә чыдап булмаслык салкын бина. Тишек-тошыкларына кемдә нинди иске әйбер бар, шуларны җыеп тутыралар. Ягарга утын юк. Карлы-бозлы арпа, борчак саламнары кайтарып ташлыйлар да шуны ягып җылыталар. Саяра Фәттерахманова клубта эшли башлаганда кайсы аяксыз, кайсы терәксез 7 урындык була. Концерт-спектакльләр куйганда утын бүкәннәре алып кереп шуңа такталар сузып утырганнар. Тәрәзәләр яртылаш салам белән капланган. Акрынлап клубтагы 3-4 керосин лампасының саны 17гә җитә. Соңрак клуб азрак кына булса да колхоз ярдәмен тоя башлый. Тәрәзәләрдәге саламнар алынып, икенче кат тәрәзәләр куела, тамашачы өчен озын эскәмияләр ясала. Клубта бернинди дә музыка уен кораллары булмаган. Концерт-спектакльләр куеп азрак акча эшли башлагач, 7 телле гармун сатып алалар. Ул гармунда да уйнаучы булмаган. Саяра апа үзе ике көй өйрәнеп, яшьләрне биетә торган булган. Соңрак клубны сүтеп, иске бүрәнәләрен алыштырып, яңадан салалар. Яңа төзекләндерелгән клубка күчкәч, бер хромка гармуны алалар. Яшьләр дә, өлкәннәр дә концерт-спектакльләргә бик теләп катнаша. 6–7 атка төялеп күрше-тирә авылларга йөриләр, – дип Саяра апаның истәлекләре белән уртаклаша 1995 елдан бүгенге көнгә кадәр клубны җитәкләүче Гөлсинә Халикова. – Без кечкенәдән Саяра апага йөрдек. Киңәш-табышка да бик җайлы кеше иде ул. Бик күп чаралар үткәрде. Мәдәният йортына эшкә керергә дә ул тәкъдим итте. Нишлим, дип киңәш сорап баргач: “Кер, ярдәм итәргә Фердинанд бар, Зөлфия Фәтхуллина бар (1974 елдан сәнгать җитәкчесе ул)”, – диде. Бер дә үкенмим, аның ышанычын акларга тырышам. Театр да эшли, спектакльләр куябыз, үземнең дә берсеннән дә калган юк. Мәдәният йортына Саяра апа исемен бирү идеясен Фердинанд абый әйтте, без күтәреп алдык.

Саяра апа сугыштан соңгы авыр елларда да драма, курчак театрлары, вокаль-инструменталь, фольклор-бию ансамбльләре оештыра. Авыл халкы белән зур күләмле әсәрләрне сәхнәгә куя.

Саяра апа лаеклы ялга киткәч улы, Татарстанның халык артисты Фердинанд Фәтхи аның эшен дәвам итә, мәдәният йортында концерт-спектакльләр, төрле кызыклы, мавыктыргыч чаралар үткәрелә. 1987 елда мәдәният йорты каршында эшләп килгән драма коллективына халык театры исеме бирелә.

– Иске Ашыт өчен генә түгел, район өчен дә зур тантана бу. Күп балалы гаиләдә үсә Саяра апа. Гади колхозчы гаиләсендә. Балачагы авыр сугыш елларына туры килә. 12 яшьтән эшли башлый. Клубны җитәкләргә тәкъдим булгач, яшьләр, олы егетләр дә күп, эшли алырмын микән, дип куркып кала. Аннан ризалаша. Тыңладылар, ди. Хезмәт чорында ул бик күп дипломнар, медальләргә, атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек була, – диде Ренат Гатиятов Саяра Фәттерахманованың исеме язылган элмә тактаны ачу тантанасында. – Андый кешеләрне онытмаска, исемнәрен алтын хәрефләр белән тарих битләренә язып куярга кирәк.

– Ул һәр гаиләгә үтеп керде, уртак тел тапты, һәр кешене сәнгатькә тартты. Авылда сәхнәгә күтәрелмәгән бер гаилә дә юктыр, – диде авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин. – Мәдәният хезмәткәре генә түгел, чын педагог, психолог та иде ул.  

– Мәдәният йортына клуб мөдире булып эшләгән кеше исемен бирү Татарстанда беренче тапкыр әле. Республика өчен күңелле вакыйга, дәвамлы булсын, – диде Әнзия Закирова.

– 1985 елда шушы авылга концерт белән килгән идем. Шул вакытта Саяра апага сокланып калдым, – диде Миләүшә Насыйбуллина. – Ә Фердинанд Фәтхи әнисен чын күңелдән хөрмәт иткән кеше. Андыйлар, минемчә, өчәү генә – Рудольф Нуриев, Рамзан Кадыйров һәм Фердинанд. Аның бүгенге күңел халәтен аңлыйм. Искә алу Саяра апа рухына дога булып ирешсен иде.

– Әни Иске Ашыт халкын бик яратты. Үпкәләтсәләр дә үпкәләмә, авыр сүз әйтмә, дия иде. Нарядка иртәнге 5кә килә дә, гел машина сорый икән. Берсендә колхоз рәисе Сәет Галәвиев аннан: “Гел концерт белән йөрисең, өеңдә эшең юкмы әллә синең”, – дигән. Бүген минем бик шатлыклы көнем. Шуны бүләк иткән өчен район, хуҗалык җитәкчеләренә, авыл халкына рәхмәтем чиксез зур. Әниләрегезне яратыгыз,– диде Фердинанд Фәтхи күз яшьләрен дә яшермичә.

Айдар хәзрәт Сафиуллин Коръән укып дога кылды. Тантаналы төстә Саяра Фәттерахманованың исемен мәңгеләштергән элмә такта ачылды. Халык мәдәният йорты бинасына узып, танылган мәдәният хезмәткәренең тормыш юлын, иҗатын чагылдырган бай эчтәлекле күргәзмә белән таныштык.

Аннан чара концерт белән дәвам итте. Сәхнәдә Иске Ашыт авылы үзешчәннәре белән беррәттән Казан филармониясе артистлары Рөстәм Насыйбуллин, Сиринә Зәйнетдинова, Резеда Шәрәфиева, Ләйсән Мәхмүтова, Алсу–Фәридә дуэты һәм башкалар чыгыш ясады. Иске Ашыт халык театры артистлары спектакльләрдән өзекләр күрсәттеләр. Бер чорда эшләгән хезмәттәшләре Нәсимә Гарифуллина (Питомник клубы), Фәния Хәнәфиева (Кушлавыч), Розалия Насыйбуллина (Ташкичү), Җәүдәт Галимуллин (Яңа Кенәр), аралашып эшләгән Надия Мифтахетдинова, Ринат Һидиятов, Гөлсинә Насретдинова, район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина истәлекләре белән уртаклаштылар,

– Саяра апа бервакытта да каушап калмады, нинди генә хәлдән дә чыгу юлын таба иде. Мәдәният хезмәте бик четерек-ле бит ул. Авырлыкларны да, җиңеллекләрне дә бергә кичердек. Уртага салып сөйләшеп, уртак фикергә килә идек. “И, Зөлфия, синең белән эшләве җиңел”, – дия иде. Бик сагынам мин аны, – диде 48 ел Иске Ашыт мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшләгән Зөлфия Фәтхуллина һәм музыкаль сәламен дә юллады.

Улы Рифат әнисен зурлаганга рәхмәтен белдерде. “Ул безнең өчен үрнәк шәхес булды. Сәнгатькә, татар теленә мәхәббәт тәрбияләде. Мин татар халык көйләрен бик яратам”, – диде оныгы Эльвира һәм “Рамбар юллары” җырын тамашачыларга бүләк итте.

Фердинанд Фәтхи сәхнәгә чыгып әнисе портреты каршында башын иде һәм әйтәсе сүзләрен җырлары аша җиткерде. Әнә шундый истәлекләргә бай, җылы, матур, җырлы-моңлы кичә булды ул көнне Иске Ашытта.


Гөлсинә ЗӘКИЕВА

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/tgri-tormysh-arbasy


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение