События

Шөгыльләре зур эшкә әверелгән 14.08.2022

Шөгыльләре зур эшкә әверелгән

Беркөн Арча станциясендә яшәүче Гөлназ Галимова өендә булдым һәм бу нәфис кенә гәүдәле, “булдырам”, дип янып торган ханымга сокланып туя алмадым.

Некрасовча әйткәндә, чабып барган атны туктата торган ханым бу. Эшкә килгәндә, кулында ут уйната, шул хакта күңелен биреп, тәмләп, тәфсилләп сөйли белә, йөзеннән елмаю китми. Кыскасы, сәгатьтән артык үзенә генә каратып торды ул. Юк, сөйләме белән генә түгел. Аның тырышлыгына, булганлыгына, ару-талуны белмәвенә, ут борчасы кебек көннәр буе бакчада бөтерелүенә сокланып утырдым.

  Бакчачылык белән шөгыльләнә Гөлназ. Белмәс идем дә, хезмәттәшем әйтте. Ул күп еллардан бирле Гөлназдан яшелчә үсентеләре ала икән. “Барган саен исем китеп кайта. Күпме хезмәт, ялсыз көннәр, йокысыз төннәр. Сокланам мин андый кешеләргә”, – диде.

Кем икән ул? Бернигә дә карамыйча очрашырга, танышырга кирәк. Югыйсә, тынычлана алмыйм. Нишлим, шундый кеше инде мин. Табуы кыен булмады. Урам башында бер ир-аттан сораган идек, бик җайлы гына аңлатып та бирде. Ул Гөлназның ире Фәрит булып чыкты. Өйләре каршына килеп туктауга, ах иттем һәм андагы матурлыкка бермәл телсез калып карап тордым. Чәчәкләр! Яратам инде петунияләрне. Ә монда алар чиксез. Уртада янып торган куе ал төсендәге ампельле петунияләрдән агач тора. Соңыннан белдем, агач түгел, 19 гөл чүлмәгеннән шундый композиция ясаганнар.

Монысы әле “чәчәге” генә булып чыкты. Шок хәлендә каласылар алда булган. Ишек алдына кергәч чәчәкләр арасында йөргән Гөлназ үзе каршы алды. Яныбызга кызы Азалия дә чыкты. Икәүләшеп үз биләмәләре белән таныштырырга алып киттеләр. Зур-зур теплицалар, аларда помидор, кыяр, баллы борыч, баклажан. Чүлмәкләрдә черри (вак) помидорлары, кечкенә баллы борычлар, виктория җиләк биреп утыра. Ташкабакка кадәр мул уңыш биргән. Күз алдына китерегез – чүлмәктә.

Гөлназ Галимова тумышы белән Субаш Аты авылыннан икән. Әнисе фельдшер, әтисе колхозда, төрле эштә йөргән. Кызга өч яшь булганда гаилә Үзбәкстанга күчеп киткән. 18 яшь тулгач, 1993 елда гаилә яңадан бу якларга күчеп кайткан.

– Кечкенә вакытымда коңгызлар, үрмәкүчләр, кортлар, үсемлекләр белән бик кызыксына идем. Кечкенә генә шөгылем иде, дип әйтимме. Бирегә кайтып төпләнгәч, 25 ел Арча үзәк хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшләдем. Шул вакытларда ук яшелчә үсентеләре күп үстерә идем. Артыкларын эштәгеләргә, дусларга, туганнарга таратам. Шунда әни: “Күпме хезмәт, чыгым бит бу. Нигә алай итәсең, үз эшеңне башла”, – диде. Шул сүз җитә калды. Йогышлы эш ул. Тагын да күбрәк үстерәсе, яңа сортларны сынап карыйсы килә, – диде Гөлназ.

– Мондый зур теплицаларны ясарга, кулдан эшләнгән бит алар, карап торырга күпме көч кирәк.

– Ирем Фәриткә чиксез рәхмәтле мин. Нәрсә генә әйтсәм дә, эшләп куя. Мин идеямне генә җиткерәм. Аннан башка булмый. Минем уң кулым ул. Кызым Азалия ярдәм итә. Югары уку йортында белем ала. Җәй буе безгә булыша. Ял итәргә барып кайттык. Бөтен хуҗалыкны үз өстенә алып калды, – ди Гөлназ. – Әнием Тәскирә аерым яши. Әмма минем киңәшчем дә, ярдәмчем дә ул. 2014 елдан шундый зур күләмдә эш алып барабыз.

– Сезонны кайчан башлыйсыз сез?

– Ә аның туктап торганы да юк. Гыйнварда үсентеләргә орлыклар чәчәбез. Яшелчә, чәчәкләр орлыкларын Голландиядән кайтарта идек. Быел билгеле сәбәпләр нәтиҗәсендә бу эш бераз кыенлашты. Җирне дә төрле җирдән сатып алабыз. Ампельле петунияне октябрьдә үк чәчәбез. Менә хәзер уңышын көзен алу өчен помидорларның икенче партиясен үстерәбез. 

– Гөлназ, җирне дә, орлыкларны да сатып алабыз, дидегез. Бушка җире дә бар, орлыкларны да үзеңә ясарга була бит. Күпме өстәмә чыгым.

– Арча җирендә калий да, бор да, башка кирәкле элементлар да юк. Тирес кертергә ярамый, бик күп авырулар бирә. 3-4 ел яткан черемә булса гына. Химия кулланмыйбыз. Бер дә. Помидор үсентеләре тишелеп 3-4 атна үткәннән соң, 1 литр суга 1 аш кашыгы аракы салып сиптерәбез. Ул үсентеләрне стресстан, ягъни төрле авырулардан саклау өчен кирәк. Аннан инде көл, кефир һәм башкалар белән ашлыйбыз. Уңыш та бик күп алабыз. Ә инде орлыкка килгәндә, үзем ясамыйм. Миңа чиста продукция кирәк. Кеше нәтиҗәсен күреп сөенсен. Кибеттән дә алырга була. Арзан да. Әмма сыйфаты ягыннан бик күпкә калыша. 46 сорт помидор орлыгы кайтартабыз без Голландиядән. Теплицаларда 400 төп әйбер үсә. Кыяр, баллы борыч, баклажаннар да күп иде, тик аларны бераз киметтек. Быел яз үсемлекләр, без дә стресс кичердек. Көннәр салкын булды, кеше алырга курыкты. Бөтенесендә дә бездәге кебек ягыла торган теплица юк бит. Әмма җәй матур килде. Уңыш мул булды. Рәхмәтләр әйтеп шалтыраттылар. Аннан быел кара бәрәңге утыртып карадык әле. Күз күремен яхшырту, онкологик авыруларны кисәтү өчен  кулланалар икән. Иртә өлгерә. Ашка салырга бармый, кыздырып ашарга бик тәмле. Орлыгын сатып алдык. Нәтиҗәсен көзен күрербез.

– Күрәм, бик күп әйбер чүлмәкләрдә. Уңыш бирәләр. Чүлмәктәге гөлләр шау чәчәктә.  

– Хәзер модада ул. Яшьләр бик кызыксына. Балконнарда үстерәләр. Тиз үсәләр, уңыш бирәләр. Җире юк кешегә бик уңай. 92 чүлмәктә чәчәкләр (петунияләр, гортензия, роза, климатис һәм башкалар), шулай ук помидор, кыяр, виктория, хәтта кабак та үсә безнең. Чүлмәктәге кабак дөнья кадәр уңыш бирде.

– Сез ял итәсезме соң?

– Әлбәттә. Аргач туктап азрак ял итәбез, самовар кайнатып чәй эчәбез. Ә болай елның-ел буена аяк өстендә. Дөрес, гыйнварның бересендә эшләмибез. Аннан мартка кадәр 2 сәгать кенә йоклаган вакытлар да була. Яшелчә, чәчәк үстерү җиңел хезмәт түгел. Су сибәсе, ашлыйсы бар. Сабый бала кебек карарга кирәк. Теплицалар утын белән ягыла. Өзлексез күзәтеп торуны сорый. Моннан тыш, әле без агачлар, куаклар да сатабыз. Агачларын ышанычлы урыннардан безнең климатка яраклаша торганнарын гына алабыз. Карлыган, җиләк кебек куак агачларны ботак-лардан үзебез үстерәбез. 15 сентябрьдән сата башлыйбыз.

– Сезнеңчә, агачларны көзен утырту кулайракмы, әллә язынмы?

– Көзен. Ноябрь башына кадәр. Дөрес, һава торышына карарга кирәк. Температура минус булмаска тиеш. Алар көзен йокыга тала. Ә язын бөреләр чыкканчы утыртырга кирәк. Апрельдә. Бездә ул вакытта кар була әле. Соңрак инде кояш пешерә.

– Шуның кадәр күп үсентеләр. Уңыш бик мул була, дисез. Урнаштыру кыен түгелме?

– Юк, өйдән килеп алып китәләр. Базарда да сатабыз. Аннан как коябыз, бик яраталар, вареньелар, төрле салатлар, ташкабактан икра, тозлы, маринадланган кәбестә һәм башкаларны ясап та сатабыз. Яратып алалар. Үзмәшгуль булып теркәлдек. Чыгымнар да күп, кереме дә тормыш итәргә җитеп бара. Иң мөһиме – яратып башкарабыз. Шулай шөгылебез зур эшкә әверелде.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/shgyllre-zur-eshk-verelgn


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение