События

Яңа Кырлай авыл җирлегендә үзара салым акчасына юллар төзекләндерелә 10.02.2022

Яңа Кырлай авыл җирлегендә үзара салым акчасына юллар төзекләндерелә

Билгеле булганча, Татарстан Республикасында үзара салым түләү программасы тормышка ашырыла. Әлеге программадан безнең район да читтә калмый.

Түләү суммасы төрле авылда төрлечә. Җыелган акчалар республика бюджеты тарафыннан дүрт тапкыр арттырылуы да авыл халкы өчен файдага. Пычрак, караңгы урамнарда йөреп, бюджеттан кайчан акча бүленер икән, дип көтеп ятканчы, үзең яшәгән авылны кулдан килгәнчә төзекләндерү өчен менә дигән мөмкинлек.

Районыбыз авылларында яшәүчеләр әлеге мөмкинлектән уңышлы файдалана да. Эшләгән эш күз алдында булгач, авыл халкының күпчелеге үзара салымга карата уңай фикердә.

Яңа Кырлай авыл җирлегендә үзара салым программасы ничек тормышка ашырыла? Әлеге сорауны без Яңа Кырлай авыл җирлегенә юлладык.

“Яңа Кырлай авыл җирлегенә Яңа Кырлай, Яңа Иябаш, Өчиле, Чиканас, Иске Йорт, Югары Бирәзә, Күкчә Бирәзә, Пионер авыллары керә, – дип җавап бирде Газинур Сәфәров. – Безнең җирлектә үзара салым суммасы – 300 сум. Узган ел үзара салым акчасына юлларга вак таш җәелде, Иске Йорт авылында чишмә төзекләндерелде. Быел җыелган акчаларны шулай ук юлларны төзекләндерүгә, Яңа Иябашта су каланчасы өчен насос алуга, Яңа Кырлайда агачларны кисүгә һәм башка эшләргә тотарга уйлыйбыз”.

Авыл җирлеге үзара салым акчасына башкарылган эшләрнең үтә күренмәлелеген тәэмин итәме? Авыл халкы эшләнгән эшләрдән канәгатьме?

“Үзара салым акчасын ел саен түләп барабыз, – ди Яңа Кырлайда яшәүче ветеран-укытучы Вольмир Абдуллин. – Авылда бик күп эш башкарыла. Нәкъ менә үзара салым акчасына ниләр эшләнүен сорап йөргәнем юк. Шуңа күрә минем бер тәкъдимем бар. Әлеге мәгълүматны авыл җирлеге сайтына урнаштырып барсалар, дөрес булыр иде, дип саныйм. Авыл халкы да акчаның кая, нинди максатларга тотылганын белеп торыр иде. Бу очракта үзара салымны түләргә теләмәүчеләр дә булмас иде, дип уйлыйм”.

Яңа Кырлай балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Вәсилә Сафина да авылда эшләнгән эшләрдән канәгать булуын белдерде. “Үзара салым программасы халык өчен, авыл халкының тормышын яхшырту өчен тормышка ашырыла, дип саныйм, – диде ул. – Безнең авыл бигрәк тә күз өстендәге каш кебек. Тукай Ватаны булгач, безгә кунаклар да гел килеп тора. Авылыбыз матур булгач, ялт итеп торгач, үзебезгә дә күңелле. Авыл җирлеге үзара салым акчасына эшләнгән эшләр белән гел таныштырып тора. WhatsApp челтәрендә авыл төркемебез бар. Барлык яңалык та шунда урнаштырып барыла”. 

Яңа Иябашта яшәүчеләр дә авыл эчендәге юлларның төзекләндерелүенә басым ясады. “Сөенеп туя алмыйбыз, – ди шушы авылда яшәүче Рәмзия Галиәскәрова. – Иң мөһиме – кар яуган саен чистартып торалар. Эшләп торсалар, без шат кына. Рәхмәттән башка сүз юк”. 


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/yaa-kyrlay-avyl-irlegend-zara-salym-progragrammasyn-nichek...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение