События

Ветераннар көч сынашты 11.08.2022

Ветераннар көч сынашты

10 февральдә Арчада ветераннар арасында шахмат һәм шашка буенча ярышлар булып узды. Анда Арча, Әтнә, Балтач, Биектау районнары спортчылары катнашты.

Хатын-кызлар арасында Әтнәдән Әлфия Закирова җиңү яулады. Аны юбилее һәм шундый уңышы белән котлыйбыз!

Арчадан Гөлшат Нотфуллина аннан азга гына калышты.

Ирләр арасында шулай ук Әтнәдән Мидхәт Латыйпов беренче булды. Арчадан  Мөдәрис Лотфуллин икенче урында.

Командалар арасында Арча – беренче, Әтнә – икенче, Балтач өченче урында.

Турнирны район яшьләр һәм спорт бүлеге, Пенсия фонды, ветераннар советы оештырды.

Спортчылар Укучылар сарае директоры Руслан Гыйниятуллинга  аерым рәхмәт әйтә. Ярышлар шунда үтте.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/veterannar-kch-synashtyr


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение