События

“Төшләремдә күрсәм дә риза булыр идем” 13.02.2022

“Төшләремдә күрсәм дә риза булыр идем”

Әлеге хатларны Югары Мәтәскә авылында яшәүче Альберт Рамазанов алып килде: “Әни кадерләп саклады әтинең хатларын, аннан миңа биреп калдырды”, – ди.

Ул әтисен белми дә, хәтерләми дә. Әтисе Габделфәрт сугышка киткәндә ана карынында була әле. “Хат алышып булмый бит, Разия, синең дә бәбиләр вакытың җитә. Ничек кенә синең бәбиләгәнне ишетеп тынычланырмын икән?” – дип өзгәләнә ата кеше.

Габделфәрт Рамазановның фронттан килгән барлык хатлары 1941 елга карый. “Әни, Миннегөл (сеңлесе), улым Илгать! Сезне бик сагынып һәм бер күрергә моң булып, төшләремдә күрсәм дә риза булыр идем, дим. Үзебез һаман барабыз, кайда икәнлек мәгълүм түгел. Бу хатны Мәскәүдән салам, вакыт шундый, күп сөйләшергә ярамый. Тиздән кайтуымны теләгез! 1941 ел,

30/VII”. Тагын бер хатында: “Үзем шул машина белән, ашау бик яхшы, безнең өчен борчылмагыз!” –ди.

Разия  апа да, уллары да гомер буе хәбәр көтә. Улы Альберт әтисенең язмышын ачыкларга теләп, төрле оешмаларга хатлар яза. Әмма Разия апа исән вакытта (ул 92 яшендә вафат була) “хәбәрсез югалган” сугышчының язмышы сер булып кала бирә.

Еллар үтеп, архивларның күпмедер өлеше ачылганнан соң гына әлеге сер чишелә. Полтава музееннан килгән җавапта Габделфәрт Рамазанов хезмәт иткән корпусның 1941 елның  сентябрендә чолганышка эләгүе әйтелә. Безнең сугышчылар дошманга бирелми, батырларча көрәшә. Корпус командиры генерал-лейтенант Ф.Д.Рубцов шунда һәлак була. Составында Г.Рамазанов булган 66нчы укчы полк тулысынча һәлак була, чолганыштан берәү дә чыга алмый... 1941 елның декабре була бу. Димәк, безнекеләр чолганышта килеш тә дүрт айга якын дошманга каршы көрәшкән әле...


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/tshlremd-krsm-d-riza-bulyr-idem


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение