События

“Беребез өчен беребез кирәк...” 06.09.2022

“Беребез өчен беребез кирәк...”

Арча станциясендә яшәүче Александра Васильевна һәм Николай Васильевич Левиннар зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр.

Бу көнне аларны район ветераннар советы җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина, хатын-кызлар советы рәисе Альмира Гатауллина котладылар, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатын, истәлек бүләкләре тапшырдылар.

– Икесе дә гомер буе бер урында эшләделәр. Александра Васильевна минем математика укытучым иде. Аның җитәкчесе дә булдым әле мин. Ул вакытта да һәрчак киңәшләре белән ярдәм итеп торды.  – диде Альмира Гатауллина. – Алар икесе дә яшь буын өчен үрнәк.

Николай Васильевич Төбәк Чокырчадан. Тимер юлчылар династиясеннән. Гаиләдә 6 бала, 3 малай, 3 кыз. Әтисе дә, бөтен балалар да тимер юлда эшләгән.

– Әти юлчы иде. Ә мин элемтәче. техникум тәмамладым. Гомер буе үземне шул өлкәгә багышладым. Хәзер миңа 80 яшь. 19 ел инде лаеклы ялда, – диде ул.

Ул 80 яшьтә, диде. Александра Васильевна аннан бик күпкә яшь микәнни? Күрешкәннән бирле башта шул сорау бөтерелде. Чөнки ул бик яшь күренә. Хатын-кыздан яшен сорау дөрес түгеллеген аңласам да, түзмәдем. Ул елмаеп кына куйды да: “Аның нәрсәсен яшерәсең? Миңа 76 яшь”, – диде. Хәзер инде шулай яшь күренүенең серен беләсе килү тынгылык бирми башлады. Ерактан ук килеп сүз башладым. Үзе белән таныштыруын сорадым.

– Мин дә Төбәк Чокырча кызы. 11 балалы гаиләдә 11нче бала булып үстем. Әни 96 яшенә кадәр бездә яшәде. Исән булса, хәзер 120 яшь булыр иде. Әти йөк төяүче булса, әни төне буе, без йоклагач, тегү, ямау белән шөгыльләнде. Киенергә дә, ашарга да җитте, – дип сөйләп китте ул. – Бервакыт, балачагымда, мин авырып киттем. Үземнең булдыра алуымны башкаларга да, үземә дә исбатлау өчен педагогия училищесына укырга кердем. Аннан читтән торып педагогия институтын тәмамладым. 44 ел укытучы булып эшләдем.

– Ә ирегез белән кайда һәм ничек таныштыгыз?

– Авылда клубта. Ул минем абыйның дусты. Әмма бер-беребезне белмәдек. Чөнки мин дүрт яшькә кечерәк идем. Танышып, очраша башладык, аннан кушылып та куйдык. Әле генә кебек. Шул турыда уйлаганда, мәктәпкә укытырга килгән вакытымны искә төшерәм. 20 яшьлек кыз бала мин. 30 яшьлек укытучылар бик карт булып тоела иде. Үзем 30га җиткәч аңладым. Әни 96 яшендә дә яшисе килә бит әле, диде. Гомер бик тиз уза икән. Ә ирем белән бу еллар бөтенләй сизелмәде дә. Тыныч, төпле фикерле, акыллы, мине аңлый белә торган кеше булды ул. Мин үзем дә тыныч характерлы. Бик матур, тату яшәдек.

Ике балалары була Левиннарның. Берсе 18 яшендә авырып вафат була. Бала югалту ачысын кичерергә Александра Васильевнага ире Николай булуы ярдәм итә. Ә икенче уллары хәрби. Башта Германиядә, аннан Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. Хәзер Казанда яши. Киленен мактап туя алмый Александра Левина. Ике оныгы өчен куануын яшерми.

– Гомер буе менә шушы фатирда яшәдек. Байлык турында уйламадык та. Безгә булганы җитте. Башта мәктәп, балалар, дидем. Хәзер үзебез өчен яшибез. Тигезлегебез, бер-беребезгә терәк булуыбыз, балаларыбыз – менә безнең зур байлыгыбыз, – диде Александра Васильевна. – Яшь күренәсез, дидегез. Без шушы бүлмәдә икебез генә дә, балалар белән дә бәхетле идек. Хәзер дә бер-беребезнең кадерен тоеп яшибез, балаларны каршылыйбыз, кунак итәбез, аралашабыз, шатлыкларыбызны уртаклашабыз. Иртәгә дә көтәбез үзләрен. Зөбәрҗәт туйны бергә үткәрәчәкбез. Мин бәхетле хатын-кыз. Шуңа яшь күренәмдер дә.  

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/berebez-ocen-berebez-kirak


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение