События

Арчадан бәйләү остасы Альбина Шакирова: «Дүрт яшемдә укырга, биш яшемдә инде бәйләргә өйрәндем» 07.09.2022

Арчадан бәйләү остасы Альбина Шакирова: «Дүрт яшемдә укырга, биш яшемдә инде бәйләргә өйрәндем»

Бәйләү остасы Альбина Шакирова бик күп һөнәргә ия. Ул – Арча кызы. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, икътисад юнәлешен сайлый. Казан химия-технология институтында менеджмент белгечлеген ала. Соңрак Казан университетында укып, инглиз теле укытучысы һөнәрен үзләштерә.

Дүртенче курста укыганда ук банкка эшкә урнаша. Шул өлкәдә унбер ел эшләгәннән соң, Арчага әти-әнисе янына кайта.

– 2017 елда Арча гимназиясендә бассейн дәресләре дә булган спорт классын ачтылар. Кызымны шунда укытасым килде һәм без районга күчеп кайттык. Самира беренче сыйныфка шул гимназиягә укырга китте, – ди Альбина. 

Район җирендә эш табу ансат түгел. Альбина башта күпләп сата торган кибеткә хисапчы булып урнаша. Аннары мәктәптә эш табылып, Түбән Мәтәскә авылында инглиз телен укыта. “Шатлык” стационар лагерен дә җитәкләргә туры килә. Хәзер инде ул Арча ДОСААФында кадрлар буенча белгеч булып эшли.   
Альбина бик актив кеше булып чыкты. Ашарга оста пешерә. Йога белән мавыга, роликларда, сноубордта, атта йөрергә ярата. “Эфир” телеканалы уздырган «Стань моделью за 60 дней» проектында катнашып, үзен модель буларак та сынап караган. 
Бәйләү осталыгына килгәндә, биш яшендә үк инде ул кулына энә тотып бәйли башлаган.

– Бик кызыксынучан идем. Дүрт яшемдә укырга, биш яшемдә инде бәйләргә өйрәндем. Беренче элмәкләрне әни ясап күрсәтте. Калганын ул  бүләк итеп биргән «Учимся вязать» китабын укып өйрәндем дияргә була. Энә белән җепләрне балалар бакчасына алып килгәнемне дә хәтерлим. Тәрбиячеләр, ялгыш берәрсенә энә белән тидерерсең, дип ачулана иде. Башта курчакларга шарфлар, шапка, кофталар бәйләдем. 7нче сыйныфтамы икән, үземә футболка бәйләп кидем. Бәйли белүемне белгәч, институттагы курсташларым шарф белән шапкаларга заказ бирә башлады. Берара бәйләүдән арып китеп, сумкалар чигәргә керештем. Вьетнам базарыннан җеп белән чигелгән сумкалар сатып алып, бисер белән бизи идем. Иң күп бәйләгән вакытым декрет ялында булды. Бала көткән хатын-кызга бәйләм бәйләргә ярамый, дигән ырым бар. Мин аңа бөтенләй игътибар итмәдем. Кызымны тудырганчыга кадәр бәйләдем дә бәйләдем, – дип сөйли ул.
Әйтүемчә, Альбина бәйләү белән генә чикләнми. Берара пәхләвә пешереп тә саткан, заказга салатлар да ясаган. Шулай да күңеленә иң якыны – бәйләү эше.

– Соңгы вакытта милли әйберләр бәйләп карыйсым килә. Алда әле озын кышкы кичләр, күңелдә йөрткән ниятләрне, Аллаһ теләсә, гамәлгә ашырырмын дип уйлыйм, – ди әңгәмәдәшем.  

Иң истә калган заказы – чыгарылыш кичәсенә ирланд челтәреннән бәйләнгән күлмәк. Бу бик күп вакыт һәм сабырлык таләп итә торган эш. Башта төрле миниатюр челтәр мотивларын бәйлисең, аннары аларны челтәрле тукымага җыясың.

– Бу иң авыр һәм иң кыйммәтле заказ иде. Гомумән, миңа стандарт булмаган заказлар күбрәк ошый, алар авыррак булган саен кызыклырак тоела. Минем өчен бәйләү беренче чиратта – хобби, аннары гына – өстәмә керем чыганагы, – ди кул остасы. 

Альбинаның гаиләсе дә иҗади. Әтисе гомер буе җитәкче булып эшләгән. Пенсиягә чыккач, халык иҗаты ансамбленә йөри. Әнисе дә яшь вакытында күп бәйләгән, башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән. Хәзер мәчеттә балаларга дин дәресләрен бирә. Абыйсы да кул остасы, калайдан тәрәзә йөзлекләре ясый. Соңгы елларда агач һәм эпоксид сумаладан да эшләнмәләр ясый башлаган. Кызы Самира да бәйли белә. Пледлар, киң шарфлар бәйли. Актерлык-модель мәктәбен тәмамлаган, төрле реклама фотосессияләрендә катнаша. Радиожурналистика түгәрәгенә йөри, Арча радиосында алып бару тәҗрибәсе дә бар. Әтисе һәм әнисе ягыннан әбиләре дә, апалары да – бәйләү осталары. Дус-тату һәм иҗади гаилә без, ди Альбина.  

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/archadan-byl-ostasy-albina-shakirova-drt-yashemd-ukyrga-bish-yas... 

Шәһри Казан


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение