События

Гомер юллары матур 13.09.2022

Гомер юллары матур

Питомникта яшәүче Саймә һәм Салихҗан Зариповлар 70 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр.

Бергә булуларына 45 ел тулган. Салихҗан минем якташ – Түбән Курса авылыннан. Сирәк кенә булса да, күрешкәләп торабыз. Менә сөйләшеп алыр өчен дә җай чыкты.

– Саймәне каян таптың? – дим.

– Әй, ул безнең авылга кунакка кайткан иде, шунда табыштык инде.

“Дилбегә”не Саймә үз кулына ала. “Ара-тирә ул миңа “Син мине үзең эзләп кайттың”, – дип әйтергә ярата. Чынбарлыкта мин Түбән Курсага туганнарга кунакка кайткан идем. Клубка чыккач, шунда игътибар иттем, чибәр егет, үзе гармунчы да. Гармунчыны кызлар аеруча ярата бит инде. Мин, шәһәр кызы (Яшел Үзәннән), аның чалбарындагы стрелкаларга игътибар иттем. Бик пөхтә егет иде ул”.

– Без гаиләдә биш бала үстек, – ди Салихҗан. – Әтием Талип балта остасы иде, бригадир да булды. Сигезенче классны тәмамлагач, Үрнәккә училищега бардым, тракторчы һөнәрен алып кайттым. Шуннан дизель тракторы бирделәр. Аннан армиягә киттем, кайткач тагын шул дизель тракторына утырдым. Кичке мәктәпне тәмамладым. Шуннан өйләнештек инде.

– Салихҗан белән гомер итүләре читен булмагандыр? – дип сорадым Саймәдән.

– Тыныч кеше ул. Кайнанам башта ук әнигә “Безнең нәсел кул белән уйный торган нәсел түгел”, – дип әйткән булган. Аллага шөкер, бик матур гомер кичерәбез.

– 1977 елда өйләнештек, – ди Салихҗан. – Танышлар киңәше буенча Кама Тамагына киттек, “Сельхозтехника”га эшкә урнаштым, анда да дизель тракторы бирделәр. Минем бәхет шул “ДТ”дан булды инде, башка тракторларга утырырга туры килмәде.

– Барысы ничә тракторда эшләдең икән?

– Төгәл генә әйтә алмыйм инде, яңа трактор кайтса, аны миңа бирәләр иде. 1978 елда Арчага кайтып, “Арча” совхозында эшли башладым, директор бездә колхоз рәисе булып эшләп киткән Мәгъсүм абый Габделхаков иде, шул чакырды. Квартира да бирделәр. Һаман да шул дизель тракторында инде мин, һәр елны чәчү чәчтем, сукаладым. Кыр эшләре бетүгә бульдозер белән фермада эшләдем, юлларны кардан чистарттым.

– Шундый пөхтә, чиста кеше иде ул Салихҗан, трактор кабинасында канат тотар иде, май түгел, тузан да юк иде аның кабинасында. Тракторны елга бер генә ремонтлар иде, – ди “Арча” совхозында директор булган Әнәс Әхмәтгәрәев.

– Андый күршеләрең булу – үзе зур бәхет, – диләр аларның күршеләре. – Бөтен гаиләләре белән ачыклар, ярдәмчелләр.

Кызлары Айгөл, уллары Айдар үзләренең уңышлары белән сөендереп торалар, тормыш бизәкләре – оныклары үсә. Шулай куанышып, бер-берләренә терәк булып яшәргә язсын! Салихҗан

Зариповка 2003 елда Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы дигән мактаулы исем бирелә.

Саймә дә гомере буе намус белән хезмәт итә, склад мөдире, ягулык салучы кебек җаваплы эшләр башкара. 


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/gomer-iullary-matur


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение