События

Якташыбыз Рүзәл Абдуллаҗан улы Йосыповны туган көне белән котлыйбыз! 14.09.2022

Якташыбыз Рүзәл Абдуллаҗан улы Йосыповны туган көне белән котлыйбыз!

Бүген, 14 сентябрь көнне якташыбыз Рүзәл Абдуллаҗан улы Йосыповның туган көне! Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көне белән тәбрик итә!

Сезгә, хәерле озын гомер, ныклы сәламәтлек тели. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын!

Рүзәл Габдуллаҗан улы Йосыпов – тел галиме, филология фәннәре кандидаты, докторы, ТР фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, вице-президенты, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе.

Рүзәл Юсупов (Рүзәл Габдуллаҗан улы Йосыпов) 1938 елның 14 сентябрендә ТАССРның Арча районы (хәзерге Татарстанның Әтнә районы) Кышкар авылында туа. Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Радиотапшырулар һәм телевидение буенча республика комитетында тәрҗемәче, мөхәррир булып эшли.

1970нче елда кандидатлык, 1982 елда докторлык диссертацияләрен яклый.

Р. Юсупов, 1970 елдан башлап, Казан педагогика университетында эшли. 1986-2002 елларда университетның ректоры була, университетның татар теле һәм татар телен укыту методикасы кафедрасы мөдире булып эшли.

Галим татар һәм рус телләренең лексик, фразеологик чараларын төрле яклап һәм системалы өйрәнә. Аерым алганда, антонимнар, синонимнар, алынма сүзләр, мәкальләр һәм әйтемнәрне тикшерә. Телләр арасындагы уртак билгеләрне аерып алуда ул тәкъдим иткән методика зур әһәмияткә ия.

Р. Юсупов –контрастив лингвистиканы үстерүгә зур өлеш керткән күренекле тел галиме. Ул студент елларыннан ук рус һәм татар телләренең үзара йогынтысын өйрәнү белән шөгыльләнә. Аның тарафыннан 350 гә якын фәнни хезмәт, шул исәптн 13 монография языла.

Рүзәл Юсупов рус һәм татар телләренең чагыштырма типологиясе буенча үз фәнни мәктәбен тудыра.

Галим мәктәпләр өчен дәреслекләр яза, программалар төзи. Бу хезмәтләр татарлар күпләп яшәгән башка регионнарда да киң кулланыла.


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение