События

Көрәш җене кагылган 15.09.2022

Көрәш җене кагылган

Наласа авылын элегрәк җыр аша гына белә идем. Үзем барып күргәч, кешеләре белән танышкач, бу авылның исеме тагын да матуррак яңгырый башлады сыман. Соклангыч кешеләр күп анда! Шундыйларның берсе – Таһир Лотфуллин. Аның тырышлыгы, ярдәме белән балаларда милли көрәшкә карата мәхәббәт уянган, Сабантуйлар гөрләп узган, малайлар ныгып үскән (»Шәһри Казан», Дания Нәгыйм).

Таһир абый 1956 елда Арча районы, Наласа авылында дөньяга килә. Аның әтисе алты баланы яртылаш ятим, хатынын тол калдырып, яшьли бакыйлыкка күчә. Тормыш авырлыкларына карамастан, ана кеше балаларын белемле итәргә тырыша. Эшкә дә батыр, укуга да сәләтле Таһир абый Казанда интернат мәктәптә гыйлем ала. Аны тәмамлагач, заводка токарь булып эшкә урнаша. Аннары Венгриядә армиядә хезмәт итә. Гаиләдә иң олы малай булганлыктан, кайткач, авылда тракторчы булып эшлим, дип уйлаган Таһир абыйны әнисе укырга өнди. Шулай итеп, егет Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия бүлегендә белем ала. Инде башка районга юллама белән китәргә торганда, аны үз авылына агроном итеп эшкә чакыралар.

Уку йортында милли көрәш түгәрәгенә йөргән егет яңа төзелгән мәктәптә балаларны шушы спортка тартырга уйлый. Спорт залы, димәк, мөмкинлекләр бар. Беркем кушмаган, беркем акча вәгъдә итмәгән килеш, авыл малайларына бер шөгыль булсын дип, Таһир абый көрәш түгәрәге ачып җибәрә. Күпмедер вакыттан соң, авыл советы рәисе үзенең улы белән кызыксына: булдыра аламы, зарланмыймы, дигәндәй. Шунда җитәкче акча түлиләрме дип сорый. Үз теләгем белән алынган эш, моның өчен беркемнән акча сорамадым, дигән җавапны ишеткәч, рәис җаваплылыкны үз өстенә ала һәм шуннан соң Таһир абыйга хезмәт хакы түли башлыйлар.

Күңел кушуы буенча башлаган эше нәтиҗәне озак көттерми: укучылар район күләмендә генә түгел, республика күләмендә дә призлы урыннар яулый, Сабантуйларда үзләренең көчен күрсәтә башлый. 

Ул чорларда Таһир абый егермешәр балалы өч төркемне өйрәтә. Заманалар үзгәргәч, авылларда яшьләр кимегәч, тренер түгәрәген көчәйтеп җибәрү юлларын эзли. Күрше авыллардан балаларны җыеп, спорт залы яхшырак булган Түбән Аты мәктәбенә алып бара. Шул рәвешле, аңа бер көнгә 50-60 чакрым тирәсе юлны үтәргә туры килә. Әнә шундый эшенә фидакарь, балалар өчен тырышып-тырмашып йөрүче кеше ул Таһир абый. 

Пенсиядә булуына карамастан, әле һаман да татарча көрәш серләренә төшендерә ул. 36 еллык эш стажы эшен һәм балаларны никадәр яратуы, сабырлыгы хакында сөйли. Таһир абый күрсәткән сукмактан киткән егетләр төрле Сабантуй батырлары да, республика чемпионнары да булган. Шулар арасында Россия чемпионы да бар. Тырышып үстергән агачың татлы җимешләр бирсә, шул җимешләр халыкны сөендерсә, шуннан да зуррак бәхет була аламы икән?

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/sport/krsh-ene-kagylgan


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение