События

“Тукай моңы, Тукай вөҗданы белән яшибез” 18.09.2022

“Тукай моңы, Тукай вөҗданы белән яшибез”

Яшел Үзән районының Г.Тукай исемендәге милли мәдәният үзәге директоры Клара Филиппова җитәкчелегендә бер төркем кунаклар Арчада булып китте.

Бу җәй үзебезнекеләр әлеге районның Мулла Иле авылында булып кайттылар. Клара ханым инициативасы белән 2012 елда ике район арасында “Тукай-күпере, дуслык-күпере” салынган иде. Ел да шулай кунаклар алышып яшәделәр. Пандемия генә бераз тоткарлык ясаган, әмма араларны суытмаган, дуслык күпере үз эшен дәвам итте. Арча җирендә очрашу да  әлеге проект кысаларында оештырылды.

Яшел Үзәннән килгән кунаклар сәфәрләрен беренче булып Г.Тукайның туган авылы Кушлавычтан башладылар. “Халкын, телен хөрмәт иткән бер генә татар да Тукаебыз кендек каны тамган Кушлавычны читләтеп үтәргә тиеш түгел”, – диде Клара ханым.

Тукаевлар музей-йорты кунакларда зур кызыксыну уятты. Музей җитәкчесе Ләйлә Мөхәммәтшинаны алар тын да алмый тыңладылар. Аннан  шагыйрьнең әтисе Мөхәммәтгариф каберенә зыярат кылдылар, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Фәния Хәнәфиева җитәкләгән Кушлавыч авыл клубы эшчәнлеге белән дә таныштылар, үзешчәннәр чыгышын карап хозурландылар. Бу якта һәр кунакны татарларга гына хас кунакчыллык белән әнә шулай зурлап каршы алалар.

– Безне бирегә дуслык күпере алып килде, – диде Раушания Хәмидуллина. – Алган тәэсирләребезне сөйләп кенә бетерерлек түгел. Шундый эчтәлекле музей, җаннары-тәннәре белән бирелеп сөйлиләр. Искиткеч. Бу сәяхәтне оештыручыларга, кунакчыл Арча төбәге халкына чиксез рәхмәтлебез.

Яшел үзәннәр сәфәрләрен Арчада дәвам иттеләр. Алар Арча Мәдәният йортында, Г.Тукай исемендәге рухи-мәгърифәт үзәгендә, Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә булдылар. Дамир Таҗиев кунакларны дөньяда бер “Әлифба” музее белән таныштырды.

– Мин 1973-1975нче елларда педагогия училищесында эстетика фәнен укыттым. Әлифба авторлары белән дуслар идек, – диде Клара Филиппова.

Очрашу көллият сәхнәсендә концерт белән тәмамланды. Әмма бу гадәти концерт түгел, сәхнәдә дуслык җепләрен үзара ныгыту иде. Районның “Язгөл” вокаль ансамбле (җитәкчесе Гөлназ Яруллина), “Ләйсән” (Диләрә Хәйдәрҗанова) һәм “Арча таңнары” (Флера Шакирова) халык вокаль ансамбльләре, “Мирас” бию төркеме (Аида Ондрина) чыгыш ясады, аларга җавап итеп сәхнәгә Яшел Үзәннән килгән кунакларыбыз чыкты. Горький исемендәге Мәдәният Сарае каршында эшләп килүче “Йолдызым" вокаль ансамбле (җитәкчесе Йолдыз Шәмгунова), солистлар 81 яшьлек Роза Асанова, 76 яшьлек Наил Гәрәев чыгышларын арчалар яратып кабул итте.

– Без бу якларда беренче тапкыр. Матур як. Телегез матур, йөзегез нурлы. Татарча сөйләшәсез, татар мөхите. Җанга рәхәт. Телне саклау буенча безгә атларга да атларга әле, – диделәр кунаклар.

– Тукай моңы, Тукай вөҗданы – шуның белән яшибез, – диде Клара Мәрдәновна. – Бер генә кеше дә Тукайсыз яши алмый, дигән Сибгать Хәким дә.  “Йолдызым” вокаль ансамбле составында биш кеше рус милләтеннән. Руслар, татарлар бер телдә сөйләшәбез, җырлыйбыз. Кемнәр алар? Аерып та булмый. Җиңү көнен без шәһәребездә җыр бәйрәме белән каршы алабыз. 700 кеше катнашында. Җырлы май, дип атала ул. Талантларны да шунда барлыйбыз. Татар җыры бәйрәме дә оештырырга уйлыйбыз. Төп максаты – яшьләрне тарту, таныштыру. Безнең монда килүебезнең максаты да ике арада төзелгән Тукай күпере аша очрашып тору, Тукай туган, яшәгән җирләрдә булу. Аны яшьләр белеп тә бетерми. Менә шуны  аларга җиткерүне дә күз алдында тотабыз. Июль аенда бездә, Мулла Иле авылында Арчадан мәдәният хезмәткәрләре булып китсә, без бүген сездә “Йолдызым” татар вокаль ансамблен алып килдек.

– Клара Мәрдәновна, сөйләшүегез, фикерләрегез буенча, сезнең өчен Арча ягы бик якын, күрәсең.

– Арча – минем җаным, каным, бик кадерле җирем. 1966 елда мәдәният бүлеге мөдире булып килдем мин бу районга. Кияүгә чыктым, ике балам туды. Күп эшләр башкардык ул чорда. Яңа Кырлайда да беренче тапкыр шул вакытта булдым һәм Тукайның туган авылы Яңа Кырлай түгел, Кушлавыч икәнен белдем. Фирая Батыршина белән бергәләп мең кешелек хор белән җыр бәйрәмнәре оештырдык. Ә бу дуслык күперенә нигезне якташыгыз, Татарстанның халык арртисты Айдар Фәйзрахманов белән салдык.

– Сездә дә шулай татар теленә игътибар зурмы? Әллә, шәһәр буларак, бу юнәлештә эш авыррак барамы?

– Шәһәрдә урыс мохите. Чараларга каршы килмиләр. Татарлар үзләре читләшкәннәр, урыслашканнар. Татарлар үз телләрен үзләре үк онытып бара. Татар татарча белми. Ә урыслар, киресенчә, татар теле белән кызыксына. Күргәнегезчә, бу ансамбльдә рус милләтеннән булганнар да бар. Ә Арча ягында бөтенләй икенче. Саф татар телендә  аралашалар. Гомумән, бик тырыш, булган, үз телен сөючән, милли гадәтләрен саклау килүче халык яши бу төбәктә.

– Сез Кушлавычта булдыгыз. Үз фикерләрегез тугандыр. Сез аны үзгәртер идегезме?

– Мин Арчага килгәч тә, башта Тукай туган як Яңа Кырлай, диделәр. Шунда гына шагыйрьнең кендек каны тамган җире Кушлавыч булуын белдем. Кырлайда ул ике ел ярым гына яши. Тукайны Яңа Кырлайда туган, дип әйтү дөрес һәм тәрбияви яктан уңай әйбер түгел. Кушлавыч – ул бер. Бу хакта уйланырга кирәк. Дуслык күпере киләчәктә дә дәвам итсен һәм ул яшьләргә үрнәк булсын. Яшьләребез, өлкәннәребез булганда, милләт тә яшәр.

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/tukai-mony-tukai-vodany-belan-iasibez


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение