События

“Мин аның исән икәненә ышандым”, – Бибигайшә Якупова 25 елдан соң югалган улын таба 17.09.2022

“Мин аның исән икәненә ышандым”, – Бибигайшә Якупова 25 елдан соң югалган улын таба

“И, Ходаем, бала хәсрәте күрсәтмә...” – һәр ананың йөрәк түрендә йөрткән теләгедер бу. Бибигайшә апа Якупова да бер генә кабатламагандыр бу сүзләрне. Тик бала хәсрәтенең дә иң ачысын татырга туры килә аңа бу тормышта. Өйләнергә җыенып йөргән улын җиргә иңдергән көннәрдә, армиядән кайтып, эшкә дип Хабаровскийга чыгып киткән икенче улының хәбәрсез югалу хәсрәтенә ана йөрәге ничек түзде икән?! 25 ел буе улының исәнме, юкмы икәнен дә белми яши ул.

Нинди генә авыр сынаулар белән сынаса да, тәкъдиренә буйсына Бибигайшә апа. Башкортостанда туып-үскән кызны урау юллар олыгайган көнендә Арчага китерә. Башына яулыгын бәйләп, чигүле камзулын киеп каршы алды ул безне үзенең чиста, якты фатирында. Чигүле мендәр тышлары, үзе бәйләгән келәмнәр бүлмәгә ниндидер җылылык өсти.

“Кул эшләре белән мин кечкенәдән шөгыльләнәм. Сынауларны кичкәндә кул эшләре минем юанычым булды”, – ди ул.

Сугыш ачысы белән сугарылган балачак, ерак Себердә узган яшьлек еллары, тормыш иптәшенең эш урынында имгәнеп, озак еллар урын өстендә ятуы, берсеннән-берсе кечкенә өч бала белән Татарстанга, Җәлилгә килеп урнашу – тормышының һәр мизгелен бүгенгедәй хәтерли Бибигайшә апа. Тик өлешенә тигән көмешенең иң авыр, иң ачы сынаулары Җәлилдә көтеп торганын сиздеме икән аның йөрәге?

“Аллаһы Тәгалә бит яраткан бәндәсен сыный”

Бу сүзләрне чәчләренә ак бәс сарган, тормышта ачысын да, төчесен дә татыган әбиләрдән бу сүзләрне күп тапкырлар ишеткән бар. Бибигайшә апа Аллаһы Тәгаләнең яртакан бәндәседер, мөгаен. Шулай булмаса, шуның кадәр сынауны өеп бирер идеме икән ул аңа?!

Балалар үсеп җитте, мөстәкыйль тормышка аяк басты, дип куанып йөргән көннәрдә язмыш аның яңагына китереп суга. Өйләнергә җыенып йөргән көннәрендә икенче улы Ришатын фаҗигале үлем сагалап тора. Бу вакытта  олы улы Илшат, армиядән кайтып, акча эшләргә, дип Хабаровск шәһәренә киткән була. “Ришатыбыз юк инде, ул үлде”, – дип аңа телеграмма җибәрәләр. “Мин кайтам, бөтенләйгә кайтам, тиздән өйдә булам, мине көтегез”, – дип җавап бирә аларга Илшат. Бер улын җир куенына иңдергән вакытларда икенче улын да югалтасын ана йөрәге сиздеме икән?!

“Ришатны җирләдек, бер көн үтте, ике, өч көн... Илшат юк... – дип күңеленең иң авыр җәрәхәтенә кагыла Бибигайшә апа. – Шуннан эзли башладык”. Улы кайтмагач, аның начальнигына хат яза Бибигайшә апа. “Миндә аның бик күп Рәхмәт хатлары, начальнигыннан килгән рәхмәт сүзләре саклана иде. Шундагы адрес буенча Хабаровскка хат язып салдым, – ди ул. – Шуннан ул эзләткән”.

Озак та үтми, милициядән хәбәр килә. “Эшләгән урыныннан расчет алып, вокзалга килгән, билет алган, тик поездга утырмаган”. Шулай итеп, өмет белән үстергән ике улын берьюлы диярлек югалта ана. Ришаты җир куенында, Илшаты хәбәрсез югала... Өмет белән тулы көннәрне атналар, атналарны – айлар, айларны еллар алыштыра... Көтү газабының никадәр авыр булганын көткән кеше генә белә. Ә монда – тулы билгесезлек. Ана йөрәге ничек түзгән дә, ничек чыдаган?!

“Бердәнбер юанычым булып кызым калды”, – ди ул.

Эзләүләр нәтиҗә бирмәгәч, аптыраганнан иренең энесе Илшатның фотографиясен алып багучыга мөрәҗәгать итә. Багучы фотога озак кына карап торганнан  соң, ачу белән “Сине кем җибәрде, ник әллә кайчан үлгән кеше эзләтәсең?” – ди. “Апа, туктагыз әле, бу минем икетуган абыем, без аның кайдалыгын белмибез”, – дип аңлаткач карталарын яңадан ача ул. “Кеше күп йори торган урында, арттан килеп, ниндидер каты әйбер белән башына сукканнан, кесәләрендә бер әйбер дә калдырмыйча чистартканнар. Аннан соң бер чокырга илтеп ташлаганнар. Аяклары күренеп тора. Шул урманга алып барсагыз, мин сезгә аның кайсы агач төбендә, нинди чокрыда ятканын күрсәтәм”, – ди багучы.

“Ул вакытта кая инде ниндидер багучы сүзенә ышанып, әллә кайдагы урманга чыгып китәсең, – ди Бибигайшә апа. – Ялгышадыр, дип уйладык. Хәзер генә уйлыйм, ялгышмагандыр. Ул күргән вакытта, кыйналып, урманда аңсыз яткан вакыты булгандыр улымның. Шуңа үлгән, дип уйлагандыр...”

Бер генә минутка да ышанмый Бибигайшә апа улының үлеменә. Шуңа башка багучыларга мөрәҗәгать тә итми ул. Сабыр гына көтә бирә...

“Төшләремә бик сирәк керде, – дип авыр хатирәләрне барлавын дәвам итә ана. – Кешегә сөйләрлек төш итеп тә кермәде. Исәнме, түгелме икәне ачык та түгел иде. Мин аны гел исәндер дип көттем. Шулай итеп бик күп еллар үтте...”

“Бу бит минем абый-тәтәй”

Төгәл 25 ел... Әйтергә генә җиңел. Нәкъ шуның кадәр вакыт улы турында бер хәбәр дә белмичә яши ана. Сагышын моң белән баса ул. Спектакльләрдә уйный, ансамбльдә җырлый, бәйли, чигә, бәйләгән чиккән әйберләрен мохтаҗларга бүләк итә... Шулай итеп сынауларны җиңәргә тырыша...

Кызы, үзе әйткәнчә “бердәнбер юанычы” Арча егетенә кияүгә чыгып, Арчага күченгәч, олыйгайган көнендә Бибигайшә апа да Арчага күченә.

“Ике улымны югалттым, ирем үлде, – ди ул. – Берьялгызым калдым. Икәү бергә җиңелрәк булыр, дидем дә, фатирымны сатып, Арчага күчендем, менә шушы фатирны сатып алдым”. 

Көннәрдән беркөнне аны кызы үзләренә чакыра. “Әни, безгә төш әле, сөйләшәсе сүз бар”, – ди.

“Кызыма төштем. Ул мине компьютер каршына утыртты да, фото күрсәтә. “Әни менә бу фотодагы кешеләрнең берәрсен таныйсыңмы?”, – ди. Танымыйммы соң?! “Бу бит минем абый-тәтәй”, – дидем. Без аны кечкенә чакта абый-тәтәй, дип йөртә идек”. 

Шулай итеп, 25 елдан соң Интернет аша табыша ана белән ул.

“Социаль челтәрдә үзеңнең битеңә кем кереп караганын күрәсең бит. Миңа гел Алла Помазун дигән кеше “керә”. Аның фотографияләрен караганда абыемның фотосын күреп алдым. Тик анда Помазун Миша, дип язылган иде.  “Бу бит минем бертуган абыем Илшат Якупов, без аны күпме еллар эзләп тә таба алмадык”, – дип яздым. Чыннан да шулай булып чыкты”, – дип искә ала Гайшә апаның кызы Гөлшат Сабирова.

Башына сугып, аңын югалтып ятканнан соң, хәтерен югалткан була абыйсы. Үзенең кем икәнен дә, кайдан икәнен дә белми. 25 елдан соң табыша ана белән ул...

Әкренләп хәтере кайта башлагач, Интернет аша туганнарын эзли башлый ул. Бу вакытта инде өйләнгән була.

“Әни, син әкрен генә сөйләш инде, мин бит күп еллар урыслар арасында яшәдем, хатыным да рус бит, диде улым, – дип улы белән беренче сөйләшүне искә төшерә Бибигайшә апа. – Ничә ел күрешмәгән улыма ник хатының татар түгел, дип әйтәмме соң инде. Балыкка баргач танышканнар икән”. “Син чынлап та Гөлшатмы, син чынлап та минем сеңлемме? Әни, әнием, бу чынлап та синме”, – дип елый улы телефоннан сөйләшкәндә. “Ә минем инде елап күз яшьләрем кипкән иде”, – ди Бибигайшә апа.

“Киноларда гына була торган мизгелләр”

Күзгә күз очрашканчы тагын ике ел көтәргә туры килә әле аларга. Эш урыны ерак тайгада булган улы җайлы гына эштән китә алмый...

Ул ике елда Бибигайшә апага тагын бер авыр сынау кичерергә туры килә. Кызының йортында ремонт барган вакытта бетонлап куелган чокырга егыла ул.

“Бер аяк белән егылдым, икенчесе белән асылынып тордым”, – ди.

Ике аягы да имгәнеп, озак вакыт урын өстендә ята. Улы кайтканда да төзәлеп бетми әле аның җәрәхәтләре. Борчылмасыннар, дип аларга әйтергә кушмый ана. Үзенең йөрәге меңгә телгәләнә аның.

“Ничә еллар күрешмәгән әнием мине ничек кабул итәр икән, дип уйлагандыр инде улым, поезддан төшүгә әни белән очрашам, дигәндер. Йөрәкләрем ярыла язды шуларны уйлап, – дип улы белән очрашу мизгелләрен сөйли Бибигайшә апа. – Кызым китте Казанга каршы алырга, мин монда калдым. Өй янына кайтып җиткәч тә, әни мине каршылар, дип көткәндер инде. Монда да каршы алучы юк. Аякларын салып, мин яткан бүлмәгә үттеләр. Улым, киленем, кызым. Мин әкрен генә торып утырдым. “Әни, әни”, – ди улым. Башын теземә салды да, тезләремне кочаклап, елап җибәрде. Мин аңа башымны салдым. Киноларда гына күрсәтелә торган очрашу мизгелләре булды ул. Бөтен кеше елый – улым, киленем, кызым”.

Бүген араларын меңнәрчә километрлар аерып, улы белән спутник аша гына сөйләшеп торсалар да, улы өчен йөрәге тыныч Бибигайшә апаның. 25 ел эчендә күпне күргән улы да артыгын сөйләп әнисенең йөрәген кабат яраламый. Улының аркасында җөй күргәч кенә ана сорамыйча түзә алмый.

“Әни, анда пычак кергән иде, – ди улы. – Йөрәгемә аз гына тими калган.  Мин әллә ничә мәртәбә үлеп терелдем, әни, сиңа бөтенесен сөйләсәң, йөрәгең күтәрә алмас”. “Шунысын әйтә алам: малаем армиягә киткән чагында нинди булса, әле дә нәкъ шундый”, – ди Бибигайшә апа.

Тормышның иң ачы сынауларына да түзгән олы йөрәкле, көчле рухлы Бибигайшә апа бүгенге көненә шөкер итеп, кызына рәхмәт укып яши.

“Кызым – Аллаһы Тәгаләнең миңа биргән бүләге. Алла бәндәсе ул. Андыйлар Арчада гына түгел, бөтен дөньяда юк”, – ди ул.

Бибигайшә апа белән очрашып сөйләшкән көнне кич белән янә шалтыратты ул миңа.

“Кызым, тагын бер сүзем калган, – диде. – Язмыш мине шулай итеп яшәргә өйрәтте: мин хәзер еламыйм да, көлмим дә...”


Резеда Хәкимҗанова

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/min-anyn-isan-ikanena-ysandym-bibigaisa-iakupova-25-eldan-...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение