События

Президент Яңа Кырлайда «Ат көне» бәйрәмендә булды 19.09.2022

Президент Яңа Кырлайда «Ат көне» бәйрәмендә булды

Президент Рөстәм Миңнеханов Якутия республикасы башлыгы Айсен Николаев белән Яңа Кырлайда "Ат көне" спорт фестивалендә булды. 

"Атчылык буенча безгә Якутиягә ерак әле,- дип сөйләде Президент. - Әмма безнең хәзер үзебезнең нәсел - татар аты бар. Татар аты бу безнең атрибут. Гомер гомергә безнең халык ат тоткан". 

Кунакларны район башлыгы Илшат Нуриев озатып йөрде. Президент тезелеп киткән җигүле атлар янына килде, җайдаклары белән күрешеп, хәлләрен сорашты.

Бер-береңне ат өстеннән өстерәп төшерү -  "Аударыш" ярышын да кызыксынып карап торды. Йөк төяп, арбалы атларның узышы һәм  чабышкылар ярышы да күңелле манзара иде.

Гомумән,  "Ат көне" бәйрәме җырлы-биюле, төрле уенлы, ярышлы күңелле бәйрәм иде. 

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/iana-kyrlaida-at-konenda-prezident-buldy


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение