События

Хыялый Рөстәмнең сокланырлык эшләре бар 21.09.2022

Хыялый Рөстәмнең сокланырлык эшләре бар

– Болында мең төрле чәчәк бар, алар күплелеге белән шулай матур. Бер генә төрле булсалар, андый матурлык булмас иде, – дияргә ярата иде бер танышым.

Ул бу сүзләрне кешеләр белән  чагыштырып әйтә иде. Чыннан да шулай бит, кешеләр дә бар яклары белән бер-берсенә охшаш булсалар бу дөнья бер дә кызыклы булмас иде.

Менә Югары Пошалым авылында яшәүче Рөстәм Зыятдиновны гына алыйк. Кайберәүләр кебек диванга кырын ятып көнбагыш чертләтеп, телевизор карап ятса ни була инде? Юк, һаман нәрсәдер җитми аңа. Ил гизеп, ерак аралар үтеп мал-туар ташыды ул берзаман. Онытмаган булсагыз, аның юлларда күргән маҗаралары турында язган идем инде. Эчең катып көләрлек хәлләр бар иде анда.

Хәер, Рөстәмнең бөтен гомер юлы могҗизалардан тора кебек. Һәр яктан талантлы кеше ул, андыйларны руслар “самородок” диләр. Ягъни, тумыштан талантлы кеше. Гармунда уйный, җырлый, бии. Искитмәле блогер да әле ул. Аның “номерларын” караганда бөтен кайгыларың тарала. Үзе: “30 меңнән артык  язылучым бар”, – ди. Теге вакытта  классташы Рөстәм Закиров белән Казанга укырга киткән булса, татарның тагын бер Алмаз Хәмзины барлыкка килгән булыр иде.

Күреп торасыз, болай да югалмаган инде Рөстәм Зыятдинов. Беркөнне Арчада урамда очрашканда: “Күлләр ясап ятам әле, бер килеп китегез”, –  диде.

Менә җае да чыкты, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин, финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин белән Пошалым якларына юл тоттык. Бу яклар элек-электән тырыш кешеләре белән данлыклы. Рөстәм дә бит әнә: “Минем әтием Габделнур мәчетләр төзегән, безнең авылныкын да шул салдырды”, – ди.

Без килеп туктаганда өч-дүрт ир-егет озын торбалар янында нәрсәдер эшләү белән мәшгульләр иде. Рөстәм башта сагаебрак калган кебек булды. Тикшерүчеләр килгән, дип уйладымы шунда. “Килгәләп торалар”, – ди. Елгадагы агачларны кисәләр, буа ясап шунда каз-үрдәк асрамакчы була, дип язалар икән.

– Мин нәрсә эшләгән? – дип сорау куя да, үзе үк җавабын да бирә. “Менә монда чүплек иде, ничә машина чүп түктек. Бар җирне америка өрәңгесе баскан иде – алардан чистарттык. Менә шунда янгын машиналары су алырлык урын ясадык. Елга аша дамба күтәрдек, вак таш түшәсәк, менә дигән юл да булачак. Ә ярның теге ягында буадан түбәндәрәк күл булачак, анда форель (керкә) балыгы үрчетергә исәп. Нинди каз-үрдәк турында сүз булырга мөмкин? Берочтан Галим бабайның 1944 елда казыган коесын да рәткә китердек. Менә дигән ял зонасы булачак биредә. Бернинди мунча да булмаячак, анысы һәркемнең өендә  бар. Ә табигать кочагында рәхәтләнеп самавырдан чәй эчәргә – рәхим итегез!

– Берәр проект-мазары бармы? – дип сорадык Рөстәмнән.

– Мин үзем архитектор да, инженер да, директор да, – диде ул. – Идеясен үзем бирәм, ә булышучылар – буа буарлык. Әле әнә ерактагы бер язылучым буа әзер булгач бүләк итеп дельфин җибәрәм, дип язган.

– Бар икән әле күрәселәр, – дим. – Шулай дип язсам авылда кеше калырмы икән?

– Крокодил да җибәрә икән, дип яз, – ди Рөстәм. Үзе рәхәтләнеп көлә. Юмор көчле үзендә!

– Әгәр планнарың тормышка ашса, шушы буа буенда исән вакытта ук бюст куярлар үзеңә, – дип шаяртам.

– Мин генә түгел, әнә теге егетләргә рәхмәт, – ди ул. – Рөстәм шуның өчен миллионнар алган икән, учлап акча өләшә икән, дип сөйләп йөрүчеләр бар.

– Җирне үзенә рәсмиләштерде Рөстәм Зыятдинов, – ди Марат Абдуллин. – Бар да законлы, ә акча алуы турындагы сүзләр – бар да уйдырма. Авылларда мондый кешеләр күбрәк булсын иде әле!

Рөстәм Зыятдинов үзләренең капка төбендә кечкенә күл ясаган. Болай күзгә ташланып та тормый ул. Ә якынрак килсәң – үзе бер могҗиза! Тирә-ягында камышлар үсә, “яр” кырыенда кыслалар йөзә. Ә бу җан ияләре  бары тик чиста суда гына яши ала. Су  алышынып тора, суны һава белән баету җайланмасы эшләп  тора. Шактый зур балыклар да бар, ди.  Аларны бары тик кармак белән генә тотарга ярый. Безнең кармак салып маташырга вакыт булмады инде.

– Рөстәмнең шунда кармак салып утырганын күргәлибез, – диләр авыл кешеләре.

Күлнең хикмәте моның белән генә бетми әле. Караңгы төшүгә анда утлар балкый. Яңа ел төне, диярсең! Авылга ямь кертеп, халкына бәйрәм бүләк итеп яши Рөстәм Зыятдинов.


Ильяс ФӘТТАХОВ

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/xyialyi-rostamnen-soklanyrlyk-eslare-bar


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение