События

Арчада якташыбыз рәссам Рәшит Гаимов белән очрашу булды 25.09.2022

Арчада якташыбыз рәссам Рәшит Гаимов белән очрашу булды

«Казан арты» тарих-этнография музеенда күргәзмәсе ачылды

Рәшит Хәмит улының әнисе Ашытбаш авылыннан. Казанда туса да, Ашытбаш авылына балачактан кайтып йөри. Шуңа да ул Арча ягын якын итә, үзенең туган ягы итеп саный. Кызыклы очрашу булды. Сурәтне ул офорт стиле белән ясый. Гади генә әйткәндә, калайга очлы әйбер белән башта сүрәтнең эскизын ясый. Аннан азот кислотасын эшкә җигә. Һәм килеп чыккан сурәтне махсус станок ярдәмендә кәгазьгә төшерә. Аның рәсемнәре тарихи чыганакларга нигезләнеп эшләнә. Ул тарихны сурәтләрдә мәңгеләштереп калдырырга тырыша. Арча тарихына да багышланган сурзтләре бар. 71 яшьтә. Улы бар. Ул чит илдә укый. Рәшит абыйның картиналарын күрәсегез килсә, музейга килегез. Алар кызыклы, башкаларныкына охшамаган. 

Румия НАДРШИНА

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arcada-iaktasybyz-rassam-rasit-gaimov-belan-ocrasu-buldy


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение