События

Мәмсә авылында кичә кичен бер йорт янган 25.09.2022

Мәмсә авылында кичә кичен бер йорт янган

Кичә кичен Мәмсә авылында агач йорт, сарай, мунча янган. Гаражга да зыян килгән. Сарыклар да әрәм булган. "Безгә хәбәр 19сәг.26 минутта керде, - диде район МЧС җитәкчесе Искәндәр Юзаев. -Янгынны соң күргәннәр. Янгын сүндерүчеләр килгәндә инде йорт дөрләп янган булган. Сарыклар да янган. Сарайдан электрдан чыккан дигән фараз бар. Сарай йортка бик якын урнашкан. Йортта кеше тормаган. Йорт яраксыз хәлгә килде". Яңа Кенәр янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Хәниф Әхмәтов: "Күршедәге йортларны саклап калып булды, - дип сөйләде. - Янгынны соң күреп алганнар. Әлеге йорт хуҗасының туганы абзарында сарыклар тоткан булган. Ә йортында кеше тормаган. Электрдан чыккан дигән фараз бар. Рәхмәт авыл халкына. Бик булыштылар. Шәхси тракторы булганнар су ташып торды. Әти-әниләр җыелышларында да гел әйтәм, электр чыбыкларын яңартыгыз, аларны гел карап торыгыз, дип. Сак булырга кирәк инде".

Тамчыдан кул жыела диләр. Якташлар, булдыра алганча ярдәм итсәк иде!

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/mamsa-avylynda-bugen-tonla-ber-iort-iangan


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение