События

Илһамия Гыйлаҗиева: “Барысы да хыялдан башлана” 29.09.2022

Илһамия Гыйлаҗиева: “Барысы да хыялдан башлана”

Сәнгатькә гашыйк Саба кызы Илһамия Гыйлаҗиева бүген арчалар өчен “Сөембикә” һәм “Сөембикә гөлләре” бию коллективларының җитәкчесе, йөзләгән балага бию күнекмәләрен бирүче педагог буларак таныш. Дистәләгән бәйгеләр, фестивальләр, концерт-тамашалар – аның иҗат сандындагы бәяләп бетергесез байлык.

Илһамия ханым Саба районының Югары Симет авылында алты балалы гаиләдә бишенче бала булып дөньяга килә. Төпле белем, ныклы тәрбия алып, хезмәт сөючән гаиләдә үсә ул. Сигезенче сыйныфка кадәр авыл мәктәбендә укый, 9–10нчы сыйныфларда Арчаның 2нче номерлы мәктәбендә белем ала. Ерактан килеп укучылар өчен махсус интернат була, шунда торып укый кыз. Биредә укыганда, үзенең биюгә булган осталыгын концертларда күрсәтә ул.

Үзенең тормышын сәхнәдән башка күз алдына китермәүче кыз, киләчәген бию белән бәйләргә тели. Тик әти-әнисе катгый рәвештә каршы була. “Биеп кенә тормышны алып барып булмый, бу – һөнәр түгел!” – ди әтисе. Журналист яки шәфкать туташы булырга өнди. Мәктәпне тәмамлаган елны, башка бернигә дә күңеле ятмаганлыктан, беркая да укырга керми Илһамия ханым. Арча фабрикасына бер елга эшкә урнаша. Шулай итеп, алдагы елга укырга керер өчен акча туплый. Бер ел узуга карамастан, тормышын бию сәнгате белән бәйләү дигән уйдан кире кайтмый ул. Әти-әнисенә әйтмичә генә Алабуга сәнгать һәм мәдәният көллиятенә документларын тапшырып, имтиханнар аша уңышлы уза. Бу адымга барганда бертуган апасы аның иң зур терәге була. Укырга керү турындагы яңалыкны да әти-әниләренә бергә әйтә алар. “Әле дә исемдә: гаилә белән кичке чәйгә җыелгач, укырга керүем турындагы сүзне апам башлады. Мин әтигә күтәрелеп карарга да куркып утырам. Яңалыкны ишеткәч, әти башта берни дә дәшмәде. Аннан соң өстәл яныннан торып, минем янга килде дә, аркамнан сөеп мактады. Сайлаган юлыма тугры калуымны теләп, әлеге адымымны хуплады”, – дип, күз яшьләре аша сөйләде Илһамия ханым.

1981–1984 елларда Алабуга сәнгать һәм мәдәният көллиятендә белем ала һәм туган авылы клубында сәнгать җитәкчесе, соңрак клуб мөдире булып эшли ул. Авыл халкы белән эшләгән елларын сагынып искә ала Илһамия Гыйлаҗиева. Клубка ремонт ясата, биючеләрне туплап, бию коллективы булдыра, сәнгатьнең һәр юнәлеше буенча бик теләп эшли яшь белгеч. Район үзәгендә дә шул ук юнәлеш буенча бер ел хезмәт куя. Биредә бүген дә эшләп килүче “Дулкын” бию коллективын булдыра.  

1987 елда армия сафларында хезмәт итеп кайткан Арча егете Фәнис белән тормыш корып җибәрәләр. Аларның еллар белән сыналган мәхәббәт тарихы мәктәп вакытыннан ук башлана. Илһамия ханым Фәнис әфәнденең йөрәген һинд биюе белән яулый. Чибәр, акыллы, булган кызны егет кулыннан ычкындырмый. Гаилә корып яши башлагач, яшь гаилә башта әти-әни белән яшәсә, соңрак үз ояларын булдыра. Бер-бер артлы өч уллары дөньяга килә.

Илһамия Гыйлаҗиеваның Арчадагы педагогик хезмәт юлы 1997 елдан хәзерге 4нче номерлы башлангыч мәктәптән башланып китә. Ул вакытта мәктәп 9 еллык була. Биредә укучы балаларга хореография юнәлеше дәрес буларак кертелә. Илһамия Гыйләҗиеваның осталыгын, булганлыгын күреп, балаларга бию дәресләрен бирергә шунда эшкә чакыралар. Башта укучыларга бию күнекмәләрен бирсә, тора-бара остарак биючеләр белән төрле бәйгеләрдә катнаша башлый. Катнашып кына калмыйча, һәрдаим алдынгы урыннар яулыйлар. Яңа гына үсеп килүче чәчәкләр кебек булганга, биредәге биючеләрне ул “Гөлләр” дип атый. Бию коллективы шул исемдә була.

Арча Укучылар сарае ачылганнан соң, 2007 елда Илһамия Гыйлаҗиеваны өстәмә белем бирүче педагог буларак чакыралар. Мәктәптән китәсе килмәсә дә, озак уйлаганнан соң, әлеге тәкъдимгә ризалаша ул. Үз эшенең остасы Укучылар сараенда да менә дигән итеп эшләп китә. Хореография түгәрәгенә йөрергә теләүчеләр беренче көннән үк күп була. Төрле яшьтәге төркемнәрне туплап, әлеге юнәлешне югары дәрәҗәдә үстереп җибәрә ул.

Илһамия Гыйлаҗиеваның бүгенге хезмәте, берсеннән-берсе югары җиңүләре, хореография түгәрәгенең уңышлары санап бетергесез. Болар барысы да педагогның балаларны һәм үз хезмәтен ихлас ярату нәтиҗәсе. “Әйе, мин кырыс һәм таләпчән. Ләкин мин нәтиҗә булсын дип эшлим. Балаларга тиеш урында катырак та әйтәм, тиешле урында аларны мактыйм да. Кайбер көнне түгәрәкләрем кичке 9га кадәр дәвам итә. Вакытка карап эшләмим. Максатым – балаларга төпле белем-күнекмәләр бирү. Һәр нәрсәдә тәртип булганын яратам”, – диде ул үзе турында. 

Әйе, эштә генә түгел, шәхси тормышында да тәртип Илһамия Гыйлаҗиеваның. Ныклы терәге, һәр эшен хуплап торучы ярдәмчесе тормыш иптәше, берсеннән-берсе акыллы, тырыш өч улы, уңган киленнәре һәм балдан татлы өч оныгы бар аның. Арчаның әлеге үрнәк гаиләсе быел республикакүләм “Нечкәбил” бәйгесендә районыбыз данын яклый. Кукмарада узган беренче турдан ярымфиналга узып, Казанда берничә номинациядә җиңүче исемен яулады алар. Өч ай дәвамында Гыйлаҗиевлар гаиләсе фестиваль кысаларында оештырылган төрле бәйгеләрдә катнашты. Алар “Рәхмәт әни” бәйгесендә һәм “Әтиләр капиталы” номинациясендә – җиңүче, “Искиткеч гаилә тормышы” иншалар бәйгесендә – икенче урын, “Гаиләнең иҗат остаханәсе” номинациясендә лауреат исемен яуладылар. Шулай ук фестиваль кысаларында онлайн тавыш бирү оештырылды, анда Гыйлаҗиевлар гаиләсе абсолют җиңүче булды. Хәзер ноябрь аенда узачак финал өлешен көтәләр.

“Барысы да хыялдан башлана. Мин бәхет турында хыялландым. Һәм менә ул бәхет: зур тату гаилә, яраткан эшеңнең кешеләргә шатлык бүләк итүен аңлау. Бүгенге җиңүләрем өчен беренче чиратта гаиләмә рәхмәтле булсам, икенче чиратта хезмәттәшләремә рәхмәтлемен. Һәркайсына якын кешемә таянгандай таяна алам”, – диде Илһамия Гыйлаҗиева.


Гөлнур Миннебаева

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/ilhamiia-gyilaieva-barysy-da-xyialdan-baslana


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение