События

Ислам Чабаксардан медаль алып кайтты 30.09.2022

Ислам Чабаксардан медаль алып кайтты

Ислам Чабаксардан бронза медаль алып кайтты. Районнан таэквондо тренеры Газинур Борһанов “Арча” спорт комплексында шөгыльләнгән Ислам Габдрахманов белән Чабаксарга ярышка барды. Ислам Габдрахманов Арчаның 2нче мәктәбендә 9 сыйныфта укый. Молодец, Ислам, Чабаксардан бронза медаль алып кайтты. Котлыйбыз!

Ярышлар шәһәр беренчелегенә оештырылды. Тренеры Газинур Борһанов: “Ярышта Казан, Яр Чаллы, Яшел Үзән, Кама Аланы, Осиново, Түбән Кама, Заречный, Чабаксар, Яңа Чабаксар, Киров, Оренбург, Балахны, Ульяновск, Түбән Новгород, Пенза, Тольятти спортчылары катнашты, – дип сөйләде. – Ярышлар яңа кагыйдәләр буенча үткәрелде. Һәр олимпия циклыннан соң таэквондода көрәш кагыйдәләренә бу төр спортны, судьялык итүне тагын да камилләштерү максатыннан үзгәрешләр кертү каралган. Һәм менә бу юлы да ярышлар беренче тапкыр үзгәрешләр кертелгән кагыйдәләр белән алып барылды.  Безнең Арча районыннан ярышта Татарстанда ике тапкыр җиңүче булган  Ислам Габдрахманов катнашты һәм Татарстанның җыелма янчыгына бронза медаль өстәде. Татарстанның җыелма командасы  1нче урынны алды. Пенза өлкәсе – 2нче, Самара өлкәсе командасы 3нче нәтиҗәгә иреште”.

Без арчалар уңышына бик шат. Җиңүләр булып торсын!


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/islam-cabaksardan-medal-alyp-kaitty


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение